Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:11

Казанда үтәчәк педагогия конференциясендә төбәк милли компоненты якланачак


Киләсе атнада Казанда булачак фәнни- гамәли җыен вакытында мәктәпләрдә һәм югары уку йортларындагы уку программасында төбәкнең милли компоненты дип аталган өлешне саклап калу өчен җитди сүз булачак. Бу хакта әлеге конференцияне оештыручылар мәтбугат очрашуы вакытында әйтте. “Белем бирүнең яңа стандартлары турындагы хәбәрне без интернеттан. Без бу турыда бик нык уйланышабыз. Мин үзем конференциядә доклад ясыйм. Анда да бу мәсьәләнең аңлашылмавын кертәм”,- ди Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты галиме Гәбделхан Габдуллин. Әлеге конференция дә шушы университетта 24- 25 үктәбердә үтәчәк. Ул “Мәгарифтә милли мәдәниятның тәрбияви мөмкинлекләре” дип атала. Аны оештыручылар әйтүенчә бу очрашу яшьүсмерләрне тәрбияләү проблемаларына багышлана.

“Бер кемгә дә сер түгел дөрес тәрбия бирмәү, яисә тәрбиянең бөтенләй булмавы соңгы чиккә җиткән”,- диләр алар. Чөнки Русиядә дәүләт тә, иҗтимагый һәм башка оешмалар да бу мәсьәләне бөтенләй онытты дияргә була. Гаиләдә, эш урыннарында моңа бөтенләй игътибар бирелми диярлек. Педуниверситет галимнәре әйтүенчә мәгълүмат чаралары вәкилләре дә, мәдәният һәм спорт оешмалары да, әйләнә- тирәдәгеләр дә дөрес тәрбия бирүдә комачаулый гына. Ярдәм турында инде сүз дә юк. Алар әйтүенчә, бары тик мәктәп кенә бердән- бер тәрбия учагы булып кала. Әмма анда да җитешсезлекләр җитәрлек.

Баксаң Русиядәге югары уку йортларында да, мәктәпләрдә дә инновациягә нигезләнгән, ягъни бөтен яңалыкларны да үз эченә алган тәрбия бирү системасы булдырылмаган. Ә нәтиҗәсенә килгәндә исә урам кафеларында ярым исерек, кулларына сыра шешәләре тоткан, тәртипсез сүзләр әйтүче яшьләр.

Студентларга килгәндә исә, башка югары уку йортлары белән чагыштырган вакытта Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты нык аерылып тора. Шуңа күрә тәрбия мәсьәләләренә багышланган мондый бөтен Русия күләмендәге җыен да анда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Студентларның иң яхшы тулай торагы да, иң чиста уку бинасы да, иң тәрбияле һәм итагәтле студентлар да әлеге югары уку йортында икән. Сәнгать фестивалендә дә гел беренчелекне алып киләләр. “Чөнки, бездә укучы студентларның күбесе авылдан”,- ди укытучылары. Бары тик авылдан килүчеләр генә милли мәдәни тәрбиянең бөтен тулылыгы белән дәвамчылары булып тора.

Ә Русия мәгарифендә бүгенге көнгә кадәр милли мәгариф дигән төшенчә кануныйлашмаган. Дәүләт тарафыннан милли мәктәпнең үсеше юллары булдырылмаган. Аннан да битәр, төбәкләрнең милли белем бирү өлешен, ягъни компонентын бөтенләй бетерергә телиләр. Ә Татарстандагы югары уку йорларына килгәндә исә, дәүләт стандарты буенча анда да белем бирүдә төбәк компоненты каралаган икән. Һәм Мәскәү укытуның бу өлешен төбәк үзе финансларга тиеш ди. Галимнәр әйтүенчә, төбәк җитәкчелеге ана теле дә, тарих та кирәк дип әйтә, әмма финанс мәсьәләсенә килгәндә телен йота.

“Төбәк өлеше- халыкларның телен саклау, милләтләрне саклау мәсьәләсе белән бәйләнгән әйберне төрле бүлекләрдә дә күтәрәчәкбез. Аннан соң пленар утырышта да бу мәсьәлә докладларда каралачак. Без бөтен халык алдында махсус Мәскәүдән министрлыктан килә торган иптәшләргә дә сорау бирәчәкбез. Һәм моны безнең резолюциягә кертеп, һичшиксез рәсми рәвештә мәгариф һәм фән министрлыгына җиткерәбез”,- дип белдерде әлеге конференциядә чыгыш ясаячак галим, Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының педагогика кафедрасы мөдире Гәбделхан Габдуллин.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG