Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 1 декабрьдән пенсияләр күләме арта


Русиядә 1 декабрьдән хезмәт пенсияләренең төп өлеше 300 сумга артачак һәм шулай итеп ул 1560 сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт думасы тарафыннан соңгы укуда кабул ителгән канун өлгесенә ярашлы, пенсияләрне чираттагы тапкыр арттыру киләсе елның август ае башына билгеләнгән.

Бүген парламент әгъзалары шулай ук Сочидагы 2014 елгы Олимпиадага әзерлек алып баручы Дәүләт корпорациясе турындагы канунны да хуплады.
XS
SM
MD
LG