Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10

Төркияне Гыйракка басып керүдән тыелып торырга чакыралар


Гыйракның төньягындагы Көрд автоном төбәгендә Төркия парламентының төрек гаскәрләренә Гыйракка басып керү рөхсәтен биргән карарына ризасызлык җыены булып үтте. Гыйракның Төркия белән чик буендагы Даһук шәһәрендә 5 мең чамасы кеше Төркия хәрби көчләренең илгә басып керү ихтималлыгына каршылык йөзеннән урам җыены оештырды. Көрд автономиясе хакимиятләре Төркия белән турыдан-туры сөйләшүләр башларга чакыра. Аларның белдерүендә әйтелүенчә, яңа хәрби низаг Гыйрак, Төркия һәм, гомумән, бар Якын Көнчыгышка фаразлавы да кыен булган нәтиҗәләр алып килер иде.

Төркия парламенты кичә ил хәрби көчләренә Гыйракның төньягындагы көрд гыйсьянчыларына каршы хәрби чаралар оештыру рөхсәтен биргән карар кабул итте. Анда көрд сугышчылары ныгытмалары бар һәм шуннан алар Төркиягә кереп һөҗүмнәр ясый, дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG