Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгариядә укытучыларның каршылык җыеннары үтә


Болгария башкаласында бүген укытучыларның күп кеше катнашкан урам җыеннары үтә. Ил мөгаллимнәре, хезмәт хакларын ике тапкырга күтәрүне һәм мәгарифкә дәүләт чыгымнарын арттыруны таләп итеп, инде дүртенче атна каршылык чарасы оештыра.

Болгариядә мәктәпләр һәм балалар бакчаларының барысы да диярлек ябылган.

Илдә укытучыларның уртача эш хакы 320 доллар чамасы. Хөкүмәт аны 470 долларга кадәр генә күтәрергә ризалаша.

Софиядәге бүгенге урам җыенында ким дигәндә 75 мең кеше катнаша.
XS
SM
MD
LG