Accessibility links

Казан милләтпәрвәрләре ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны кыйнап җибәрә язды


Узган килгәнендә 5 ел элек татарларны бетерергә кирәк дигән Владимир Жириновскийны Татарстанда бик җылы каршы алмаганнар иде. Фирка лидерына хәтта чи йомырка аткан очраклар да булды ул вакытта. Ләкин, узган – беткән, үткәннәрне онытыйк дигәндәй Владимир Жириновский быел янә Татарстан халкы белән очрашырга булган. Ни әйтсәң дә Татарстан бүген гел сөйләшү үзәгендә торган республика һәм фиркаләр монда күп тавыш җыярга тели. Жириновский бу вакытларны онытырга теләсә дә, Татар иҗтимагый үзәге хезмәткәрләре юк. Шуңа да ЛДПР лидерын көткән вакытта, алар төрле плакатлар күтәреп түбәндәге сүзләрне әйттеләр.

Аның әйткән сүзләрен безнең халык онытырга тиеш түгел. Ул болай дигән иде: татарларны Монголиягә сөрергә кирәк, сифилистан, үлеп кырылып бетсеннәр дигән иде. Ул аны бөтен кеше алдында әйтте. Татар буларак мин бу сүзләрне һич кенә дә оныта алмыйм. Бүген килдем мин аны каршы алып сорарга, ә сине кая җибәрергә, син яврәй булып сиңа алайса Израильдә урын. Нигә син Татарстанга киләсен, ул хәзер монда килә тавышлар җыярга. Ничек инде безнең халык аңа тавыш бирергә тиеш ди.

5 ел элек ул халкыбызны мыскыл итте. “Татарский язык забудьте бүдете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом” моннан соң бөтен мәйдан кычкырды югал, югыйсә үтерәбез. Бер депутат, бер кандидат беркем дә ул вакытта аны якламады.

ЛДПРчылар бу сүзләргә карап битараф кала алмады күрәсен, бераз төртешеп алулар да булды. Әмма лидер килеп өлгермәгән сугышып бетерләр дип, милиция хезмәткәрләре аларны тиз аерды.

Русиядә сайлау алды хәлләргә күз салсак. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче оешма тикшерүләре сайлауларны болай фаразлый. “Бердәм Русия” Путин килгәч, аларга биргән тавыш 67% арткан, коммунистлар -15%, ЛДПР 6%, “Гадел русия” – 5%, “Яблоко” белән “Уң көчләр берлеге” 1-шәр % җыячак.

Иртән Жириновскийның махзсус поездын республика чигендә әле берничә көн элек фирканең Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп сайланган Александр Сергеев каршы алды. Республиканың Албаба һәм Килдураз авыллары халкы белән очрашканнан соң, ЛДПРчылар Казан вокзалына тукталыш ясады. Шул ук көнне фирка лидеры Яшел Үзән һәм Свияжски халкы белән дә очрашты. Казанлыларны исә ЛДПР лидеры Владимир Жириновский болай сәламләде.

Мин хәтерлим узган килгәндә, бер журналист дөрес түгел әйберләр язган иде, янәсе без татарларга начар карыйбыз, бу аның гына хилафлыгы, ләкин бу әйбер безнең фиркагә карата күп кенә татарларның карашын бозды. Безнең беркайчан да татарларга начар караган булмады. Безнең фиркадә татар депутатлары да бар. Шуңа күрә бу әйбергә ышанмагыз, бу ялган.

Бу милләткә кагылышлы аңлашулар, ә менә сәясәткә килгәндә, Владимир жириновский болай диде.

Әгәр кемдер бүген тормыш белән канәгать түгел икән, моңа ЛДПР гаепле түгел, һәм бу фирка җавап бирергә тиеш түгел. Бүген халыкның 70% канәгать түгел. Бу кешеләр сайларга тиеш ЛДПРмы, КПРФмы. Бүгенге тормыш белән канәгатьләр кремль фиркасен “Бердәм Русияне сайлый”, калганнар безне. Бу көрәштә “Гадел Русиядә” көч сынашып карады, Миронов “Бердәм Русиягә каршы” әмма Путин яклы булырга тырышты, Путин хәзер “Бердәм Русия”дә шуңа күрә Мироновның уйлаганы барып чыкмады.

Татастанда фирка лидеры итеп танылган эшкуар Александр Сергеевны куеп ЛДПР республикада күп тавыш җыярга уйлый. Яңа лидер үзе исә бу төбәктә үзен бик популяр дип саный. Бу турыда ул берничә көн элек узган матбугат очрашуында әйтте. Билгеле Сергеев Татарстанда 1992 елда Александр ЛТД ширкәтен төзеде һәм хәзер аның хуҗасы булып тора. 2006 елда ул Казанның Киров районы башлыгы булып билгеләнә. Бу очрашуда Сергеев район белән җитәкчелек итү эшеннән үзем теләп киттем дисә дә, Кайбер мәгълүмат чараларында башка мәгълүматлар бар. Әйтик “Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов, Сергеевны район башлыгы итеп билгеләү Метшинның зур ялгышлыгы, бу рәвешле алар Киров районын банкротка да чыгара алалар иде дигән фикер белдерә.

Аның каравы фирканең төбәк бүлеге белән җитәкчелек үтәргә эшкуар Сергеев бик теләп алына, һәм ЛДПРны кәефне күтәрүче позитив фирка ди. Һәм Татарстан буенча сайлау нәтиҗәләрен болай фаразлый.

Минемчә, алдагы сайлауларда Татарстанда ЛДПР 7% тан да ким тавыш җыймаячак.

Шулай итеп таш белән атканга аш белән ат дигәндәй, Владимимр Жириновский бу фиркагә дошманнарча караган булган Татарстан халкына ачык йөз күрсәтеп, алдагы сайлауларды күбрәк тавыш җыярга уйлый. Татарлар бу юлы ЛДПР лидерына чи йомырка атуын-атмадылар үзе, әмма биш ел элек әтелгән сүз булса да Жириновскийның Татарларны монголиягә сөреп юк итәргә кирәк дигән сүзләре әле дә йөрәкне тирги күрәсен.

Гадел Галәметдин
XS
SM
MD
LG