Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Грызлов белән Алексей Гордеев Татарстанда эш сәфәрендә


Русия Дәүләт думасы рәисе Борис Грызлов белән Русия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев бүген Татарстанга эш сәфәренә килде.

Сәфәр барышында Мәскәү кунаклары, нигездә, республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләре белән таныша, яңа башлангычлар хакында мәгълүмат ала. Аеруча Татарстанда биоягулык җитештерү мәсьәләләре кызыксындыра хөрмәтле кунакларны.

Татарстанга сәфәрне дә Борис Грызлов белән Алексей Гордеев, республика җитәкчеләре озатуында, шушы яңа башлангыч белән танышудан башлады. Лаеш районының Усады авылына барып, Казан май-экстракция ширкәтен ачу тантанасында катнашты дәүләт эшлеклеләре вәкиллеге. Бу ширкәт елына 300 тоннага якын рапс эшкәртә ала. Нәтиҗәдә 100-110 мең тонна рапс мае сыгу мөмкинлеге бар. Ул кислоталар алу һәм синтетик юу чаралары җитештерүдә кулланылачак.

Мәскәү вәкиллеге һәм Татарстан президенты Минтимер Шәймиев бүген Казан дәүләт университетында “Русиядә биоягулык сәнәгате үсеше” дигән темага киңәшмәдә дә катнаша.
XS
SM
MD
LG