Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Русиянең “Уң көчләр берлеге” ил президентын тәнкыйтьли


Русиянең “Уң көчләр берлеге” президент Владимир Путинны радио һәм телевидение аша кичәге өч сәгатьлек чыгышы өчен тәнкыйть утына тотты. “Уң көчләр берлеге” белдерүендә президентның чыгышы ил Конституциясен ачыктан-ачык бозу дип бәяләнгән.

“Уң көчләр берлеге” вәкилләре Владимир Путин, “Бердәм Русия” фиркасенең сайлауалды исемлеге башында торган җитәкче буларак, бу чыгышын кичектереп торырга тиеш иде, дип исәпли. Ни өчен дигәндә, башка фиркаләрнең халыкка мөрәҗәгать итү өчен андый мөмкинлеге юк.

XS
SM
MD
LG