Америка Кушма Штатлары долларының еврога карата кыйммәте моңарчы булмаган дәрәҗәдә аска төште.
Дөнья илләре акчалары алыш-бирешендә евро 1 доллар 43 цент нисбәтенә җитте. Бу – 1999 елда уртак Европа акчасын булдырган вакыттан бирле иң югары күрсәткеч.
Белгечләр фикеренчә, АКШ икътисадындагы кыенлыклар турындагы яңа мәгълүматлар - доллар бәясенең төшүенә төп сәбәпче. Бер үк вакытта нефтькә бәя дә иң югары дәрәҗәгә - бер баррельгә 90 долларга җитте. Алтынга да хаклар артты.