Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Дөнья җәмәгатьчелеге Карачидагы террор гамәлләрен кискен гаепли


Пакыстанның элекке премьер-министры Беназир Бһутто кичә Карачи шәһәрендәге кимендә 133 кешенең гомерен өзгән террор гамәлләрен кискен гаепләп чыгыш ясады.

Карачидагы шартлаулар сигез еллык сөргеннән ватанына кайткан Беназир Бһуттоны сәламләргә чыккан меңнәрчә кеше җыелган урында булды. Бһутто үзе зыян күрмәгән.

Дөнья җәмәгатьчелеге бу террор гамәлләрен кискен гаепләп чыкты. Аерым алганда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Европа Берлеге, Русия, Һиндстан, Австралия шушы уңайдан махсус белдерүләр ясады.



Беназир Бһутто шартлауларны оештыруда Пакыстанның 1988 елда һәлак булган элекке җитәкчеләренең берсе, генерал Зыя ул-Хакның тарафдарларын гаепләде. 70нче елларда Зыя ул-Хак Беназирның әтисен – ул чактагы премьер-министр Зөлфикар Али Бһуттоны вазыйфасыннан төшерде һәм соңрак аны үтертте. Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф Карачидагы шартлатуларны демократиягә каршы кылынган хөсетлек, дип атады.

Ил тарихында бу иң күп кешенең җанын кыйган террор гамәлләренең берсе.

XS
SM
MD
LG