Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры Әрмәнстан белән татулык яклы


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Әрмәнстан белән татулык яклы. Европаның “Уолл стрит джорнал” басмасына биргән әңгәмәсендә Эрдоган шул ук вакытта хәзер чираттагы адымны Әрмәнстан хакимиятләре ясарга тиеш, дип белдерде.

Төркия хөкүмәте башлыгының белдерүе Әнкара белән Вашингтон арасында, АКШ Конгрессы тарафыннан тикшерелүче карар тирәсендә купкан бәхәстән соң бәян ителде. Мәгълүм ки, АКШ Конгрессы Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид булган дип танучы карар кабул итү мәсьәләсен тикшерә. Төркия исә геноцид булуын инкарь итә һәм Америка Кушма Штатларын андый карар кабул итү ике яклы мөнәсәбәтләрне бозуга китерәчәк, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG