Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан халыклары Корылтаена әзерлек бара


3 ноябрь көнне Казанда Татарстан халыклары Корылтае узачак. Шул нисбәттән инде хәзердән үк төрле чаралар башланып китте. Татарстандагы төрле милләт халыкларының күпчелеге районнарда яшәгәнне исәпкә алып, җомга көнне берничә автобуста студентлар, журналистлар, җырчылар, җәмәгать эшлеклелләре этносәфәргә төрле районнарга юл тотты. Этносәфәр кысаларында Татарстанның 30га якын районында “Без бергә” дигән мәдәни чаралар узачак. Татарстандагы төрле милләт мохтәриятләре вәкилләре, җырчылар һәм артистлар анда катнашыр өчен җомга көнне Г.Камал театры бинасы каршына җыелды. Аларны озатырга Мәдәният минитрлыгы, Татарстан милли мохтәриятләр берлеге ассоциацисе вәкилләре, “Бердәм Русия” фиркәсе, “Мы” яшьләр хәрәкәте вәкилләре килгән иде. Татарстан халыклары Корылтаена әзерлек республикада инде шактый оешкан төстә бара. Радио-телевидениедә Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының ничек көн күрүләре бирелә, шулай ук төрле милләттән булган катнаш гаиләләре тормышы үрнәк итеп күрсәтелә. Рус-татар, чуаш-татар гаиләләре инде гадәти күренеш булса, хәзер вьетнам белән татар, татар белән кытай кушылганнары да шактый икән. Татарстан халыклары Корылтае алдыннан бу аеруча ассызыклана. Билгеле ки, төрле милләтләрнең проблемалары да юк түгелдер. Мәсәлән чуаш мәдәни җәмгыятеннән Сильвия Чаркина Казан сессиясендә чуаш телен укытуны оештыруда ярдәм итегез дип сораган иде башкала җитәкчесеннән. Билгеле булганча, бүгенге көндә Татарстанда чуашлар татар һәм руслардан соң халык саны буенча 3нче урында тора. Бүгенге көндә республиканың 20 районында 150ләп чуаш мәктәбе бар. Казандагылар турында Сильвия Чаркина:

1992нче елда Казан чуашлары Петер Хузангай исемендәге иҗтимагый-мәдәни үзәк оештырды. Шулай ук 20 районда да мәдәни чуаш җәмгыятьләре булдырылды. Бу исә 1996нчы елда Чуаш милли-мәдәни мохтәриятен төзүгә китерде.

Сильвия Чаркина әйтүенчә, бүгенге көндә чуаш җәмгыяте Татарстандагы Милли-мәдәни ассоциациядәге иң өре оешма булып тора. Татарстан халыклары Корылтаена да алар ныклап әзерләнә. Гомумән Корылтай кысаларында күп милләтләр үзләрен күрсәтеп калырга тырыша. Ни дисәң дә мондый чара ел да булмый. Корылтайга багышлап милли курчак бәйгесе, “Татарстан уртак йортыбыз” фото ярышы, милли ашлар бәйгесе, театр-дуслык күпере дигән мәдәни чаралар оештырыла.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG