Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алдаучылар һәм алданучылар


Казанда тагын бер төрле инкыйлаб башланды. Бу юлы “дольщиклар” дип йөретелүче, ягъни өлешләп акчаны алдан кертеп фатир алучылар нык оешкан һәм кыю иҗтимагый хәрәкәткә берләштеләр. Соңгы айларда һәр парламент утырышы, рәсми оешмаларның корылтайлары алдыннан үзләренең шигарьләрен һәм байракларын күтәреп, шул ук алданучылар урам җыенына чыга. Пикетлар, демонстрацияләр, төрле мөрәҗәгатьләр дәүләт җитәкчеләрен дә, аерым ширкәтләрне дә кискен тәнкыйтьли, ялвара.

Татарстан Дәүләт Шурасының пәнҗешәмбе иртәсендә башланган утырышы алдыннан күп санлы пикетчылар республика җитәкчеләренә һәм депутатларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Алдан акчап түләп тә фатир ала алмаучыларның, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә яшәүче бик күп гаиләләрнең фаҗигале хәленә рәсми хакимият нинди мөнәсәбәт күрсәтә? Алданган, йортсыз кешеләрнең акчаларын кем һәм кайчан кайтарып бирер? Бер карасаң, бу хосуси ширкәткә хәләл малларын тапшырган кешеләрнең һәм аларны алдаган «эшкуарларның» проблемасы.

Икенче яктан караганда, алданган фатир көтүчеләр Казанда яки Татарстанда яшәүче тулы хокуклы ватандашлар. Аларның социаль таләпләре сәяси төсмер ала башлый. Иҗтимагый оешмаларга йөрүчеләрнең саны 15-20 дән артмаса, берничә йөз, хәтта берничә мең кеше көн саен диярлек җыелып планнар корса, бу теләсә нинди партиянең эшчәнлегеннән калышмый. Фатир һәм югалган акчалар өчен көрәш чыннан да инкыйлабны хәтерләтә башлый. Алданучыларның гамәлләре сәяси белдерүләр белән генә чикләнми. Чөнки һәр гаилә иң соңгы тиеннәренә кадәр җыеп, иң кимендә 1 миллион сум акча җыеп, кемгәдер тапшырганнан соң урамда калса, бу кешеләр үзләре дә теләмәстән инкыйлабчыга әйләнергә мәҗбүр.

Пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Шурасы утырышы алдыннан алданучыларның шигарьләре һәм җыеннары Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның да саруын кайнатты. Үзенең парламент мөнбәреннән ясаган чыгышында ул алданган “дольщик”ларның мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеге турында катгый белдерү ясады. Кем алдаган аларны? Акча җыеп, үз вәгъдәләрендә тормаучы аферистлар кая киткәннәр? Һәм аларга карата кайчан, кем тиешле чаралар күрер? Чыннан да, әгәр дә билгесез яки билгеле кешеләр акчалар җыеп, меңнәрчә гаиләләрне кәкре каенга терәткән икән, канун көче, хокукчылар ярдәме очраклы рәвештә түбәсез калучыларга .

Шул ук көнне, пәнҗешәмбе иртәсендә Татарстан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов алданучыларны эш бүлмәсендә кабул итте. Гадәттә урмада транспорант күтәреп йөргән һәм әрнүле, ачы сүзләр кычкырырга өйрәнгән алданучылар янына премьер-министрдан башка төзелеш һәм архитектура министры Марат Хөснуллин, эчке эшләр министры Әсхат Сәфәров, республика прокуроры Кафиль Әмиров, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты рәисе Марат Заһидуллов, Чаллы хакимияте башлыгы Илдар Халиков, Әлмәт, Яшел Үзән башлыклары чакырылган иделәр.

Бер гаепсез кешеләрне алдап, фатирсыз калдыручыларга карата чара күрү һәм бу авыр төенне чишү кирәклеге турында Рөстәм Миңнеханов, республика Президентының бик кискен бәя бирүен, хөкүмәт һәм шәһәр башлыкларына бу гадәттән тыш хәлне җайга салу бурычы куелуы турында әйтте. Килеп туган вәзгыяьнең җитдилеге бу сөйләшүдә тагын да ачыграк күренде. 2000 гаилә, җәмгысе 2 милиардка сумга якын акча тотып, йортсыз калганнар икән аларга җиңел генә дәүләт акчасын тотып, ярдәм итеп булмый. Кайбер йортлар төзелеп бетә язган, әмма акча беткән. Яисә төзелеш игълан итүчеләр чит илгә чыгып качкан. Ә кайберләре йортның нигезен дә салып маташмаган. Бер дәүләт Шурасы депутаты элек Казан шәһәр Шурасының президиум әгъзасы булган эшкуар һәм аның ике хезмәттәше буенча җинаять эше тәмамланып, инде мәхкәмәгә бирелергә тора. Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр министры Әскать Сәфәровка һәм прокурор Кафиль Әмировка барлык алдаучыларга карата канун көче кулланырга, җинаять эше кузгатырга кирәклеген әйтте. Ә дәүләт мәгълүмат чараларының дилбегәсен тотучы Татмедиа агентлыгы алдаучыларның кем булуы турында мәгълүматны бөтен халыкка җиткерергә тиеш. Ни гаҗәп, сәер исемле Ада,Защита, КазКам, Свей, Җәүдәт, Домстрой кебек фирмаларның исемнәре әйтелә, әмма бу ширкәтлләрнең нинди оста куллы түрәләр милкендә булуын сөйләүче, күрсәтүче юк.

Премьер-министр үткәргән киңәшмәне матбугат үзәгеннән күзәтеп торучы журналистлар Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камиль Исхаковның якыннары һәм башка күренекле кешеләрнең шушы алдаучы ширкәтләрнең иясе булуын беләләр икән. Әмма моңа кадәр акцияләрне үз кулларында тотучыларның исемлеге, аларның тәрҗемәи хәле, бу байлыкларны кулга төшерү ысуллары турында мәгълүмат булмады. Премьер-министр әйтүенчә, торак төзү кәсебенә тотынып, эшне ярты юлда ташлаучыларның күбесе Казанның иң затлы урыннарыннан бушлай диярлек җир алганнар, кайвакытта тиешле рөхсәт кәгазьләрен ясап та мәшәкатьләнмәгәннәр.

Әлеге очрашуда алданучылар да үзләренең теләкләрен һәм дәгъвәләрен белдерде. Президент тарафыннан кисәтелгән дәүләт чиновниклары алданган “дольщик”ларның проблемаларын хәл итү өчен аерым-аерым һәм бергәләп башкарылырга тиешле гамәлләрне билгеләделәр. Эшлекле очрашулар төзелеш министрлыгы һәм шәһәр башлыклары дәрәҗәсендә барырга тиеш, ә бер айдан шул ук вәкилләрнең очрашуы гадәттә чит ил делегацияләрен кабул итә торган озын өстәлле, матур залда тагын үтәчәк. Ә бу тарихның төп каһарманнары- алдакчылар һәм коррупция юлы белән ялган эшкуарлык ярдәмендә акча туплаучылар- хәзергә әле пәрдә артында кала. Якын арада аларның исемнәре билгеле булса, Азатлык дулкыннарыннан һәм радиобызның интернет сәхифәсеннән мәгълүмат таба алырсыз. Хәтта аларның чырайларын да күрсәтергә вәгъдә бирәбез.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG