Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Татарстан Мәскәүдә төзелеш проектларын күрсәтә


Мәскәүдә Төзелеш сәнәгате 2007 дип аталган 15нче халыкара фестиваль башланды. Русия төбәкләре, Русия шәһәрләре номинациясе күргәзмәсе Мәскәү кремле янындагы манеж күргәзмә залында ачылды. Бирегә Русия республикалары һәм шәһәрләре үзләренең төзелеш планнарын, шәһәр төзелеш картасын биреп кенә калмый, үзенчәлекле биналарның макетларын да алып килгән иделәр.

19 октябрьдә Татарстан үз проектларын тәгъдим итте. Һәм хезмәттәшлеккә чакырды. Бу хакта Казан шәһәр мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Хезмәттәшлеккә чакырган Казан мэры үзенең чыгышында Дөнякүләм һәм Русиянең иң яхшы төзелеш проектлары Казанда тормышка ашырга тиеш. Без моның өчен барлык көчебезне дә куячакбыз диде.

Татарстанның төзелеш министры Марат Хөснуллин Татарстан шәһәрләре төзелеше, социаль һәм классик ипотека турында да тәфсилле аңлатма бирде. Һәм ул бу елга кадәр Татарстанда мондый киң күләмле төзелешнең булганы юк иде, быел безнең рекорд елы, диде. Марат Хөснуллин шулай ук, республика шәһәрләренең һәрберсендә дә шәһәр төзелешенең генерал планы бар, без төзелеш эшләрен шул план нигезендә алып барабыз, диде. Ә инде башка җирләрдән килеп Казанда фатир алырга телзәүчеләргә мөмкинлекләр бармы, бәяләр нинди дигән сорауга Марат Хөснуллин, бәяләр Русия күләмендә чагыштырып карганда Татарстанда барыбер түбән, бер квадрат метры 35 меңнән 50 мең сумга кадәр. Теләгән кешегә Казанда фатир сатыла диде. Марат Хөснуллин шулай ук, социал ипотека нигезендә фатирланың бер квадрат метры 19 мең сум, социаль ипотеканы елына 7%тан, 27 елга бирүләрен әйтте. Әгәр дә гаиләдә бала туса, ипотекага фатир алучыларга республика бюдҗетыннан 200 мең акча өстәләчәк диде, төзелеш министры.

Шулай итеп 19 октябрьдә Мәскәүдә «Төзелеш сәнәгате- 2007» дип аталган халыкара күргәзмә ачылды. Бүген Манеҗда ачылган бу күргәзмәдә Татарстан көне иде. Биредә шулай ук Татарстанның җыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясады. Татарстан шәһәрләре турында видеотасма күрсәтелде. Һәм халыкны «Бәхетле» кибетенең милли ризыклары белән бергә Татарстан спиртпромы эчемлекләрен дә авыз итәргә чакырдылар. Татарстанны тәгъдим итү программасын диктор Лия Загидуллина белән хәзерге көндә Русия телевидениесендә эшләүче, элек Казанда хезмәт иткән Дмитрий Нестеров алып барды.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG