Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә “Яңа гасыр” каналын караучылар саны ишәйде


“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын өлкәнең иң көньяк өлешендә урнашкан Иске Кулаткы районында бары тик шәхси тәлинкәләр ярдәмендә генә карау мөмкин иде. Районның данлыклы улы Сарытауда яшәүче күренекле меценат Эдуард Ганиев бу яктан да туган халкына ярдәм кулы сузды. Якташларын Татарстан гына түгел – гомумән, татар дөньясы белән якыннанрак таныштыру максатыннан, ул 2 миллион ярым акча биргән. Шушы арада Иске Кулаткыда Юлдаш тәлинкәсен урнаштыру тантанасы булды. Җиһазларны көйләү эшләрен Өлкә телетапшырулар үзәге белгечләре башкардылар. Әлегә эфир дулкыны 30 чакрымга гына таралачак. Ә махсус лицензия юнәткәннән соң, “Яңа гасыр” каналы тапшыруларын күрше Павлов һәм Радищев районнарында яшәүче милләттәшләребезгә җиткерү дә мөмкин булачак. Хәтта Сарытау өлкәсенең якын татар авылларына да барып җитәчәк икән Кулаткы дулкыннары. Иске Кулаткы районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куелган “Яңа дулкын” телевизион тапшыруы исә киләчәктә “Яңа гасыр” каналы кысаларында атнага 4 тапкыр эфирга чыгачак.

Өлкәнең иң читендә урнашкан бу район бервакытта да өстән ачык чырай күрмәде. Җитештерү ширкатьләреннән бөтенләй мәхрүм калган район халкы таралган-сибелгән. Шулай да район халкы милли йөзен беркадәр саклап кала алган. Шул исәптән, фольклор үрнәкләрен дә. Күптән түгел биредә Татар фольклорының Татарстан Дәүләт үзәге белгечләре районның авылларында аларны барлау һәм өйрәнү максатыннан сәяхәткә килгәннәр иде. Экспедиция әгъзалары фикеренчә, биредә ярыйсы гына халык авыз иҗаты үрнәкләре сакланган. Мәсәлән, “Бәби мәе”, “Бәби чәе”, “Сөннәт чәе” кебек җирле йолалар үрнәкләрен экспедиция әгъзалары видеотасмага да төшереп алганнар. Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз гына түгел – газиз ана телебезнең дә һаман саега баруы шарталарында - әлеге чараны изге гамәл дип санарга кирәктер. Һәм моның өчен дә мәркәзебез Казанга карата рәхмәт сүзләре урынлы кебек.

Казан дигәннән, Татарстан Дәүләт нәшрияты быел җирле шагыйребез Рифкать Хисмәтнең “Күңелем көзгесе” дигән китабын чыгарган иде. Узган ял көнне “Иделбуе халыклары китапханәсе”ндә шушы китап белән халыкны таныштыру чарасы узды. Анда китап сөючеләр генә түгел – кайбер ана теле укытучылары үз шәкертләре белән дә катнаштылар. Әлбәттә, мондый чаралар китапка һәм аның авторына карата мактау сүзләренә бай була. Ә бу юлы Рифкать әфәнденең үзен һәм иҗатын тасвирлаучы дүртьюллык белән генә чикләник.

Сөенергә иртә әле сиңа, җырым,

матбугатта алдым, диеп, мин дә урын.

Күңелләрдә урын ала алсаң, сөен -

Гомерең һәм яшәү көчең шунда синең.

Әйе, кеше күңеленндә урын алырга омтылган каләм иясенә Татарстаныбыз ярдәмгә әзер. Ләкин Сембер татарлары салымны үзебездә түлиләр бит. Моңа кадәр өлкә бюджеты хисабына җирле шагыйрьләр иҗаты җимешләрен туплаган “Сембер язлары” исемле нибары 3 альманах чыккан иде өлкәдә. Узган гасырда, 90-ынчы елларның беренче яртысында. Бу яктан хакимият йомартлана башлады кебек: ике күренекле шагыйребез Равил Шәфигуллин һәм сугыш ветераны Нәбиулла ага Галиуллов китаплары өлкә казнасы хисабына дөнья күрәчәкләр. Нәбиулла аганың “Гомер юлында” исемле җыентыгы – төрле буыннар вәкилләре өчен язылган шигырьләр һәм хикәячекләрдән гыйбарәт. Милли хәрәкәт активисты Равил Шәфигуллинның китабы “Күңел дәръялары” дип атала. Равил шигъри юллар аша үзенчәлекле шаяра, укучының иң нечкә хисләренә сак кына кагылып, җаннарын эретә, иркәли, тибрәтә. Бу очракта шуны да әйтеп үтү кирәктер: икесе дә Морозовны губернаторлыкка күтәргән Мәләкәс шәһәрендә яшиләр.

Ел ахырына кадәр тагын 2 милләттәшебезнең китаплары чыгуы көтелә. Болары – иганәчеләр ярдәмендә. Иске Кулаткы районында туып үскән Мөнир Рамазановның китабы “Татарлар: кемнәр алар?” дип атала. Авторның максаты – җирле татар-мишәрнең тарихына күзәтү ясау, халкыбыз тормышында Ислам диненең әһәмиятен күрсәтү, милләтебезнең бүгенге рухи халәтеннән чыгып, аның киләчәген барлау. Әлбәттә, бер генә басмага сыярлык темалар түгел. Колачына ниләрне генә сыендыра алыр тагын…

Ә өлкәнең мактаулы гражданы исеменә лаек булган Азат Курчаков үз алдына гадирәк бурыч куйган: үзе туган Кәшә авылының данлыклы үткәне һәм бүгенгесе турында мәгълүмәтләр тупланмасы. Монысы әллә ни зур хезмәт таләп итмәс. Чөнки бу авыл турында Азат абыйның әтисе Гайнулла бабай һәм “Өмет” гәзитенең беренче редакторы Галимҗан ага Насыйров туплаган мәгълүмәтләрне сайлап алу гына кирәк. Шулай ук авыл тарихын тасвирлаучы ифрат та бай музей материаллары да ярдәмгә әзер. Аларны тәртипкә китереп, укучы игътибарына тәкъдим итәсе генә кала. Һәм бу авыл тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булыр иде, дигән өмет тә юк түгел. Һәрхәлдә, бүгенге замана өчен дә бик мөһим тырышлык, үҗәтлек, бердәмлек ягыннан…

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG