Accessibility links

Украина НАТО белән якынаюга бара


Украина киләчәктә НАТО белән якынаюга таба эзмә-эзлекле адымнар ясаячак. Бу хакта ил президенты Виктор Ющенко, Киевтә Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре саклану министрлары шурасы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда белдерде.

1996 елда Америка Кушма Штатлары тәкъдиме белән оештырылган Шура утырышы кысаларында Киевтә бүген Виктор Ющенко белән Америка Кушма Штатлары саклану министры Роберт Гейтсның сөйләшүләре дә үтә.

Тарафлар, аерым алганда, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендәге пыскып торган низаглар проблемасын һәм Украинаның НАТО белән хезмәттәшлеге мәсьәләсен дә тикшерә.

Кичә, Роберт Гейтс белән очрашудан соң, Украина саклану министры Анатолий Гриценко, әүвәлгечә, үз иле хәрби көчләрен Әфганстанга җибәрү мәсьәләсе каралмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG