Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Татарстанга милли эшләр министрлыгы кирәк


Татарстанның милли мәдәни берләшмәләр Ассоциациясе Татарстан халыклары Ассамблеясы итеп үзгәртелде. Узган шимбә булган 9 нчы конференция вакытында бу яңа яңартылган оешманың устав өлгесе бертавыштан якланды.

“Ассоциация оешканга быел нәкъ 15 ел. Ике бик җитди уңышыбыз бар”,- дип башлады үзенең хисап сүзен милли мәдәни берләшмәләр Ассоциациясе идарәсенең рәисе Сәгит Җаксыбаев. “Милләтләр исеменнән сөйли торган тавышлар саны 9- дан 35 кә җитте. Алар барсы да тигез. Бер халык бер тавышка ия. Безнең өчен 130 ассирияленең дә 130 мең чуашның да мәдәниятлары, гореф- гадәтләре һәм хәлләре бер үк дәрәҗәдә якын”,- диде Җаксыбаев. Аның әйтүенә караганда, республикадагы милли тормышта кемгә дә булса артык игътибар булса, башкаларга бу ошмый башлый.

Моңа кадәр Ассоциациягә теге, яисә бу милләтләрнең иҗтимагый оешмалары гына керә ала иде. Ассамблея итеп үзгәртелгәч, аңа аерым кешеләр дә керә алачак. Бу хәл аз санлы милләт вәкилләрен дә, республиканың күренекле кешеләрен әлеге оешмага җәлеп итү мөмкинлеге ача. Бер яктан бергәләп эшләү мөмкинлекләрен булдырса, икенче яктан Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең проблемаларын төрле дәрәҗәдәге хакимият оешмаларына ишеттерүне киңәйтә. Ассамблеяның мөмкинлекләре турында немецлар берләшмәсе җитәкчесе Виктор Диц чыгыш ясады.

Ассоциация идарәсе башлыгы Җаксыбаев әйтүенә караганда хакимиятләр белән кулга- кул тотынып эшләүнең нигезе булдырылган инде. Бу Ассамблеяның 15 еллык эшчәнлегендә икенче зур уңыш булып тора. Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда хакимиятләр һәм куәт оешмалары белән уртак тел табуда Татарстан алга киткән дияргә була. “Эчке эшләр министрлыгында Абдусаттаров кем ул дип сорап тормыйлар. Анда аның үзбәкләр оешмасы башлыгы икәнне беләләр. Ул нинди генә сорау булмасын аларга килә ала”,- ди Җаксыбаев. Мәгариф һәм мәдәният министрлыклары белән дә элемтәләр урнаштырылган. Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырган вакытта миграция проблемасы да җайга салынган дип әйтергә була. Әмма республиканың иммигрантларга хокук ярдәме һәм мәшгүльлек ширкәте мөдире Маърүф Ходжаев әйтенә караганда читтән эш эзләп килгәннәр өчен арзанлы торак табу иң зур проблемаларның берсе булып кала. Бу хәлне республиканың милли тормышыннан аерып карап булмый. Ә менә Балтач районында яшәүче удмуртлар эшсезлектән читкә чыгып китергә мәҗбүр. Эшләр болай барса фольклор ансамблендә дә бер кеше дә калмаячак, ди алар. Бу хакта да конференциядә сүз булды. Урыс җәмгыяте башлыгы Татарстанның милли сәясәт Концепциясе өлегсендә урысларга игътибарның әз булуына басым ясады. Татарлардан “Мәгариф” ассоциациясе вәкиле Марат Лотфуллин республикада милли эшләр министрлыгы булдырырга кирәклеген корылтайга кертергә тәкъдим итте. Әлеге телгә алынган Концепциядә татар мәнфәгатьләрен яклаучылар ике матдәне соңгы минутта гына бу концепция өлгесенә кертә алдык, дип белдерде. Анда татар халкының социаль- икътисадый һәм мәдәни үсеше өчен хәдәфле федераль программалар әзерләүдә тәкъдим белән чыгу һәм әлеге Концепциягә нигезләнеп Татарстан республикасының милли сәясәтен тормышка ашыру программасы эшләү турында язылган. Конференция вакытында Ассамблея уставы өлгесенә ясалган тәкъдимнәргә килгәндә исә, алар Татарстан халыклары корылтаена кадәр эшче төркем тарафыннан каралып, үзгәрешләр кертеләчәк.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG