Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйрак чигенә үзенең хәрби көчләрен туплый башлады


Төркия Гыйрак чигенә үзенең хәрби көчләрен туплый башлады. Бу хактагы карар кичә Гыйрак белән чик буендагы хәлләрдән соң кабул ителде. Анда көрд сугышчылары белән бәрелешләрдә Төркиянең 17 гаскәрие һәлак булды һәм сигезе хәбәрсез югалды. Бәлкем дә алар әсирлеккә алынгандыр дип уйланыла.

Төркия, көрд гыйсьянчылары һөҗүмнәре дәвам итсә, Гыйракның төньягында урнашкан көрд сугышчылары ныгытмаларына хәрби хәрәкәтләр башлаячагын моңарчы гел кисәтә килде. Төркия шәһәрләрендә, көрд гыйсьянчылары һөҗүмнәренә чик куюны таләп итеп, күп халык катнашкан урам җыеннары үтә.

Америка Кушма Штатлары көрд гыйсьянчылары гамәлләрен кискен хөкем итеп чыгыш ясады, шул ук вакытта Төркияне дә сабырлыгын җуймаска чакырды.
XS
SM
MD
LG