Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

“Татнефть” “Укртатнафта”ны нефть белән тәэмин итүне туктатты


“Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенчә узган ялларда “Укртатнафта” ширкәтен нефть белшән тәэмин итеп торучы бердән-бер ширкәт Татарстанның “Татнефть” ширкәте Украинаның Кременчуг заводын чимал белән тәэмин итү юлларын туктатты. “Татнефть» җитәкчесенең беренче урынбасары Наиль Маганов хәбәр иткәнчә мондый йөреш, бер төркем кораллы кешеләрнең “Укртатнафта”га һоҗүм ясаулары белән бәйле. Рәсми мәгълүматларга караганда кулга алынганнар арасында “Татнефть” хезмәткәрләре булмаган. “Укртатнафта” ширкәтенең иңдарә рәисе Сергей Глушко әйтүенчә һоҗүм ширкәт идарәсенең элеке башлыгы Павел Овчаренко һәм “Беркут” махсус төркем тарафыннан оештырылган. Азатлык радиосына килгән мәгълүматларга караганда Украинаның Сума өлкәсе мәхкәмәсе Укртатнафта ширкәте идарәсенең элеке башлыгы Павел Овчаренконы кире үз вазыйфаларына кайтарган, шул рәвешле ул мәхкәмә каравы чыккачтын ук җитәкче урынын кире кайтарырга булган. Рәсми мәгълүматларга караганда “Укртатнафта” җирлегеннән милиция хезмәткәрләре тарафыннан камуфляждан киенгән 30га якын кеше чыгарылган.

Белгечләр исә бу хәлне “Укртатнафтаны” ике зур акционеры “Татнефть” һәм “Нафтогаз Украины” ширкәтләре арасындагы электән үк барган аңлашылмаучанлыкның дәвамы дип исәпли. Искә төшерик яз көне “Украинаның” “ИНГ Банк Украины” банкы Американың Seagroup International Inc, Швейцариянең Amruz Trading AG һәм “Татнефть” ширкәтенең 18% акцияләрен “Нафтогаз Украины” хисабына күчерә. Шулай итеп бу ширкән 61% акция белән идарә итә башлый. Бүгенге көнгә кадәр Татарстан җитәкчелеге моның белән килешми.

Узган ялларда булган хөҗүмне дә алар рейдерлар хөҗүме буларак кабул итәләр. Шуңа рәсми рәвештә Украина ширкәтен нефть белән тәэмин итү юлларын туктатканнар. Татарстан җитәкчелеге Украина президентын һәмхокүмәтен бу хәлләргә ачыклык кертергә сорасалар да, Украина җитәкчелеге тарафыннан моңа бернинди реакция күрсәтелми ди икътисад белгечләре.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG