Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Төзелешкә акча кертеп фатир ала алмаучылар хөкүмәткә барып җитте


Төзелешкә өлешчә акча кертеп фатир ала алмаучылар, канәгать сезлек

белдереп Министрлар кабинетына хәтлек барып җиткәннәр. Шушы көннәрдә алар белән премьер-министр Рөстәм Миңнеханов очрашты. Бу мәсьәлә буенча Татарстан президенты Минтимер Шәһмиев та дәүләт шурасы утырышында үз ризасызлыгын белдерде, һәм бу мәсьәләне озакка сузмыйча чишергә кирәклеген әйтте. Алдаучы ширкәтләр арасында “Ада”, “Защита”, “Свей”, “Казкам”, “Йолдыз”, “Камстройсервис”, “Домстрой”. Алданучыларның премьер-министр белән осрышуында шулай ук торак комунал хуҗалык һәм төзелеш министр Марат Хоснуллин, Татарстанның баш прокуроры Кафиль Әмиров, эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров та катнашты. Бүгенге көндә Республика буенча 2417 мондый алдау очрагы булган икән. Кафиль Әмиров сүзләренчә бу ширкәтләр төзешеш кануннарын бозганнар. Әсгат Сәфәров исә, күп кенә мондый алдаган ширкәтләргә карата инде җинаять эше кузгалтылуы турында әйткән. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне чишү максатыннан мондый җыелышны ким дигәндә айга бер тапкыр үхткәрергә кирәк дип тапкан.

XS
SM
MD
LG