Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз иреге белән кушылу теләге мисаллары


Башкортстанның Русиягә үз иреге белән кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре артта калса да, хәбәрдарлык чаралары зурлап язмалар биреп килә. Аларда халыклар дуслыгы, социаль-икътисадый куәтләр данлана. Республика урысларының “Уфагуб” интернет сәхифәсе башка полюслы мәгълүмат бирде. Аңа караганда, ул кушылуының 150 еллыгыннан соң ук бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Төрек солтаны һәм Кырым ханына үзләрен канат астына алуларын сорап барган булганнар. Ләкин тегеләре башкортлар яшәгән төбәкнең ил үзәгендә булуы һәм Мәскәү ханлыгы белән сугышмау турында килешү бар дип башкорт вәкилләрен кире каккан. Әлеге мәгълүмат 1936нчы елда басылган “Башкортстан тарихы буенча язмалар” исемле китапта да көн күргән булган.
XS
SM
MD
LG