Accessibility links

Маймылларны сокландырырлык әби


Гөмбәчеләр маҗараларга очрап кына тора. Башта Иглин районында – өч, аннан Благовещенда ике гөмбәче югалып, коткаручылар тарафыннан табылган иделәр. Соңгысы – Уфада яшәүче Рәмзия Хәмитова белән булган хәл. Ул Кырмыскалы районына гөмбә җыярга баргач, кабан дуңгызларына очраган. Алардан качып нарат башына менеп утырган. Ул 15 метр биеклеккә менеп качкан, бу биш катлы йортның түбәсенә менү дигән сүз. Рәмзия Хәмитовага 65 яшь икәнлеген дә искә алсак, бу шактый җитезлек дигән сүз. Ул кәрәзле телефоннан коткаручыларга шалтыраткан. Тегеләре карчык агач башында утыруына биш сәгать дигәндә аны килеп коткарганнар.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG