Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү ике тапкыр «Бәхетле»!


Казанның «Бәхетле» сәүдә җитештерү ширкәте узган елның ноябрь аенда Мәскәүдә бер кибет ачкан иде инде. Күрәсең «Бәхетленең» эшләре бик уңышлы бара дип әйтергә кирәк. Менә шушы араларда Мәскәүнең тагын бер районында, монысы инде Праҗская метросы янында тагын бер «Бәхетле» кибете ачылачак. Дөресен генә әйткәндә «Бәхетле» ул кибет кенә түгел, анда сатыла торган малларның күбесе «Бәхетленең» үзендә үк җитештерелә дә. Шуның белән дә аш -суларының сыйфатлы булуы белән дә «Бәхетле» кибете мәскәүлеләрне битараф калдырмый. Бу яңа ачылачак кибет 7 мең квадрат метрлы мәйданны биләячәк. Һәм ул проектка кергән инвестисияләр дә 20 миллион евро тәшкил итәчәк. Ә инде 2010 елга кадәр Мәскәүдә барлыгы 10 «Бәхетле» кибете эшләячәк. 26 октябрьдә ачылачак яңа кибет Кировоградская урамындагы «Каренфор «дигән сәүдә үзәгенә урнашкан. Ә инде өченче кибетне озакка сузмый яз айларында ачарга планлаштыралар. бу хакта ширкәт директоры Мөслимә Латипова «Мәскәүлеләр безнең ризыкларны бик яратып ала. Тәгдимнәр китабында рәхмәтләр генә языла. Күпләре яңа кибетләр ачарга тәгдим итә. Мәскәү зур, халыкка йөрер өчен ерак. Ә инде безнең ашларга ихтыяҗ кимеми»диде.

Бәхетледә сәйдә уңышлы бара, шул ук вакытта кибеттә ризыклар кыйммәт,бәлки беренче кибет соңгысы да булыр дигән хәбәрләр дә чыккан иде. Бу хакта Мөслимә, дөрес сүз түгел, эшәребез уңышлы, ризыкларны пешереп өлгерә алмыйбыз. сораучылар бик күп , диде..

Бәхетле кибет кенә түгел. ул бит әле татар милли ашларын да үзендә үк җитештереп сата. Шуның өчен бәхетленең кибет ачарга урынбирз тәгдимнәренә карата таләпләре дә үзенчәлекле. Шуның өчен дә урыннарны сайларга туры килә, безгә электр да күп кирәк, үзебез пешерәбез бит. Ә инде пешекчеләрне Казаннан алып килдек», диде Мөслимә ханым.

Шулай итеп, Мәскәүдә Казан сәүдә җитештерү ширкәте булган Бәхетленең тагы бер кибете ачылачак. Ә инде өченче кибетне озакка сузмый яз айларында ачарга планлаштыралар. «Бәхетле»проектларына матди якны ширкәт үзе дә кертә шул ук вакытта быел май аенда чыгарылган 1 миллиард сумлык кыйммәтле кәгазләрдән килгән чаралар да ширкәтне үстерүгә җәлеп ителәчәк. Белгечләр Мәскәүдә 10 бәхетле кибетен ачар өчен ширкәт 250-200 миллион доллар сарыф итәчәк, һәм ул акчалар 4 елдан ширкәтнең үзенә тулысынча кире кайтачак дип фаразлый. Ничек кенә булмасын килчәктә мәскәүлеләр өчен өчпочмак, чәкчәк,гөбәдия. кыстыбый кебек сүзләр дә милли ашлар да ят нәрсә булмаячак.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG