Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия чит ил эшләре министры Багдадта Гыйрак җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрә


Төркия чит ил эшләре министры Али Бабаҗан бүген Багдадта Гыйрак җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрә. Бабаҗан белдергәнчә, Төркия, хәрби хәрәкәтләрне башлаганчы, иң элек Гыйракның төньягындагы көрд гыйсянчыларына басым ясауның барлык тыныч юлларын файдаланырга ниятли.

Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш Гыйрак ягыннан һөҗүмнәргә чик куюда Әнкарага үзенең дә ярдәм итәчәген ышандырды.

Америка Кушма Штатлары белән Бөекбритания, Гыйрак-Төркия чигендәге вәзгыятьне җайга салу өчен, ноябрь аенда Истанбулда Төркия, Гыйрак һәм Америка Кушма Штатлары вәкилләренең очрашуын уздыру тәкъдиме белән чыкты.
XS
SM
MD
LG