Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Әрмәнстанга сәфәрен өзеп ватанына очты


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад көтелмәгәндә Әрмәнстанга сәфәрен кисәк кенә өзеп ватанына кайтып китте.

Әрмәнстан хакимиятләре хәбәрләренә караганда, Мәхмүд Әхмәдиниҗад Әрмәнстан президенты Роберт Кочарянга, үзенең сәфәрен шулай өзүен Иранда көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы белән аңлаткан. Ләкин нинди хәлләр булуы хакында сүз баруын тәфсилләп әйтмәгән. “Минем мотлак анда булуым кирәк”, - дип кенә белдергән М. Әхмәдиниҗад.

Бүген Мәхмүд Әхмәдиниҗад Әрмәнстан парламентында чыгыш ясарга тиеш иде. Шулай ук аның беренче дөнья сугышы елларында госманлы империядә әрмәннәрне күпләп кыру корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчкәләр салуы да билгеләнгән булган.
XS
SM
MD
LG