Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда такси машинасында шартлау булды


Дагыстанның Казбек районында бүген күп кешелек такси машинасында шартлау булды. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм сигезе яраланган.

Әлеге хәлне тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, таксига кергән бер хатынның букчасындагы хәрби кирәк-яраклар үзеннән-үзе шартлаган. Элегрәк интиһарчы хатынның биленә беркетелгән шартлаткычның шушы фаҗигагә китерүе турында хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG