Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең “Уң көчләр берлеге” Владимир Путинга шикаять белдерә


Русиянең “Уң көчләр берлеге” ,Владимир Путинга шикаять белдереп, Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итте. Русиялеләр белән “туры сөйләшүдә” В. Путин сайлауалды агитациясе кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.

“Уң көчләр берлеге” белдерүенчә, канун буенча сайлауларда катнашучы һәммә кешегә тигез мөмкинлекләр тудырыларга тиеш, әмма Владимир Путиннан башка беркемгә дә туры эфирда сөйләшү форсаты бирелмәде.

Владимир Путинның сайлауалды кагыйдәләрен бозуына шикаять Русия коммунистлар партиясе тарафыннан да бирелергә мөмкин, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG