Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:55

АКШ саклану министры Прагада Чехия җитәкчеләре белән очраша


Вашингтон, Ираннан килүче ихтимал куркынычлар турында тәгаен дәлилләр алынмыйча, Үзәк Европада үзенең ракетага каршы саклану корылмаларын эшкә кушмаячак. Бу хакта Америка Кушма Штатлары саклану министры Роберт Гейтс Прагада Чехия премьер-министры Мирек Тополанек белән сөйләшүләрдән соң белдерде. Роберт Гейтс шулай ук Чехия белән Польшада урнаштырылачак ракета калканы корылмаларын бергәләп хезмәтләндерү турында Русиягә дә тәкъдим ясалуын әйтте. Мәгълүм ки, Русия Вашингтонның Чехия белән Польшада Америка Кушма Штатларының ракеталардан саклану корылмаларын урнаштыру ниятләренә катгый каршылык белдерә. АКШ саклану министры Роберт Гейтс бүген Прагада Чехия президенты Вацлав Клаус һәм илнең башка җитәкчеләре белән дә сөйләшүләр үткәрә.

XS
SM
MD
LG