Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар “Рухнамә”не татарча чыгара


Моннан 5 ел чамасы элек Төрекмәнбашы С.Ниязов “Рухнамә” китабын бастырып чыгарды. Шушы вакыт эчендә Рухнамә китабы төрек, кыргыз, урыс һ.б. телләренә тәрҗемә ителгән. Тиздән Рухнамә татар телендә дә басылып чыгарга тора.

Төрекманбашының әлеге китабы Чаллыга ни рәвешле килеп эләккән? Аны татарчага тәрҗемә итү ихтыяҗы нилектән туган? Шушы сорауларга беркадәр җавап биргәнче, тәрҗемә буенча булган кайбер кыенлыкларга тукталам. “Рухнамә”не башта КамАЗ белгечләренә татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин аны 2-3 атна эчендә әзер итәргә кирәк була, вакытның аз булуын сәбәп итеп, КамАЗлылар бу эштән баш тарта. Аннан соң бу эшне Чаллыдагы берничә галимгә тапшырырга уйлыйлар. Алары да төрле сәбәп белән бу тәрҗемәгә алынмый. Шулай да, КамАЗ җитәкчелеге тәрҗемәчеләрне читтән таба. Акча түләү шарты белән, әлбәттә.

Төрекманбашы китабының Чаллы белән бәйләнешенә кайтыйк. Бу хакта КамАЗ мәгьлүмәт департаменты баш белгече Фәһим Җиһаншин “Азатлык”ка шушыларны җиткерде:

- Соңгы елларда КамАЗ җитәкчелеге Төрекмәнстан белән элемтәләрне ныгытты. Генераль директор С.Когогинны ике тапкыр шушы илнең президентлары кабул итте. Быелның җәендә К. Бирдемөхәммәтов белән очрашу вакытында бу китап турында сүз чыккан һәм С.Когогин Чаллыга кайткач, “Рухнамә”не татарчага тәрҗемә итү турында күрсәтмә бирде.

Тәрҗемәнең соңгы вариантын укып чыктым. Китап бик ошады. Ул төрекмән халкына зур көч бирәдер, дип саныйм. Тарихи бәясен тарихчылар әйтергә тиеш. Кайбер хаталар бар әле. Анысы киләчәктә төзәтелер.

КамАЗ мәгьлүмәт департаменты баш белгече Ф.Җиһаншин сүзләренчә, китапның бер нөсхәсе төрекмән бизәкләре белән, алтын йөгертеп эшләнә. Татарстан президенты М.Шәймиев нәкь менә шушы китапны, Төрекманстанның бүгенге илбашына тапшырырга җыенуны хакында да Чаллыда сүзләр йөри.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG