Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:43

Гамбургта Русия-Германия форумы уза


Шушы көннәрдә Гамбургта ике көн Русия-Германия форумы уза. Аның темасы «Русия төбәкләренең эшлекле инвистицион мөмкинчелекләре” Биредә беренче вице-премьер Борис Павлов җитәкчелегендә Татарстан вәкилчелеге дә катнаша. Бу форумы Русия сәүдә пулаты ярдәмендә, Гамбург сәүдә пулаты оештырган. Җыелышта Русия белән Гкрмания арасындагы элемтәләрне ныгыту,уртак ширкәтләр тудыру проектлары каралган. Бүгенге көндә Русия белән Германия элемтәсене Русия тышкы икътисадий элемтәсенең 30% , ягъни 42 миллиард доллар тәшкил итә.

Татарстан белән Германия элемтәсенә килгәндә, Германия республика иктисадында төп өч партнерлар рәтенә керә. Еллык товар әйләнеше 495 милион доллар дип бәяләнә. Бүгенге көндә Германия ширкәтләре тарафыннан Татарстанга 1300 миллион доллар инвестиция кертелгән.

XS
SM
MD
LG