Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Ришвәтме, намусмы.


Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр ришвәтчелек киң колач җәя. Балалар бакчасына сабыйны урнаштыру өчен дә, яхшы мәктәптә белем алу өчен дә, танылган югары уку йортына укырга керү өчен дә ришвәт алалар дибез. Белем бирү өлкәсендә ришвәтчелек аеруча киң үсеш ала. Ришвәтне кем ала, һәм аны кем һәм ни өчен бирә соң.

Бүгенге технололгия алга киткән чорда безнең тормышыбыз кабат феодаль вакытларны хәтерләтә. Ул чорда халык дәүләткә ясак түләгән булса, бүген кая барма кирәкле кешегә “акча төртә” . Үзе кемгәдер төртә, башкадан ришвәт ала. Ришвәтне алалар, чөнки кеше аны бирә.

Татамедиа агентлыгында “2006-2008 елларда белем бирү өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру” темасына матбугат очрашуы үтте. Бу очрашуга мәгариф һәм фән министыры урынбасары Данил Мостафин, шулай ук Татарстан Республикасы Президент аппаратының ришвәтчелеккә каршы эш алып бару бүлеге киңәшчесе Евгений Гатцук, Татарстанның ришвәткә каршы сәясәт алып бару шурасы әгъзәсы Игорь Шолохов, Татарстан эчке эшләр министрының икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гайнетдинов катнашты.

2006-2007 уку елында тугыз ай эчендә 403 һөнәри тәртип бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 123е белем бирү өлкәсенә кагыла. Татарстан эчке эшләр министрының икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гайнетдинов сүзләренә караганда, белем бирү системасы– бүгенге көндә ришвәтчелек иң күп таралган өлкә.

Татарстан прокуратурасының бүлек мөдире Җәүдәт Ибраһимов җәмгыятебездә ришвәтчелекнең чәчәк атуы аның артта калуын күрсәтүче фактор, - ди. Ришвәтчелекнең килеп чыгу сәбәпләрен ул болай аңлата.

Дөнья буенча Русия ришвәтчелеккә иң күп бирелгән илләрдән санала. Икътисади шартлар шулай мәҗбүр итәдер инде. Бүгенге көндә проблемаларны хәл итәр өчен халык үзе күп очракта акча бирә. Чөнки бу җиңел юл. Укып торасы да юк. Акча бирдең, шуның белән бөтен проблемалар бетә. Иң авыр проблема – ул халыкның үзенең фикерен үзгәртү. Әгәр дә беркем дә бирмәсә, ришвәтчелек бетәр иде. Икенчесе проблема – педагогларның хезмәт хакы. Күбесе шуның өчен бара бу җинаятькә.

Соңгы елларда мәктәп укытучылары бәйрәмнәрдә бүләккә укучылардан кәрәзле телефон, телевизор яки башка кыйммәтле бүләк сорыйлар. 5-6 елдан укучылардан машина яки фатир таләп итә башламасалар ярый, - ди Җәүдәт Ибраһимов.

Әмма укытучылар мондый юлга яхшы тормыштан бармый бит. Бәлки ришвәтчелеккә каршы көрәшне укытычыларның хезмәт хакын арттырудан башларга кирәктер. Ни дисәк тә, укытучы – яшь буынга үрнәк күрсәтүче дә бит әле.

Мәгариф һәм фән министыры урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, 2006-2008 елларда белем бирү өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру” буенча программа кертелгән. Ул бердәм дәүләт имтиханы системасында ришвәтчелек куркынычлыгын билгеләп үтте. Бу очракта чынлап та ришвәтчелеккә каршы көрәшергә кирәк , - диде эчке эшләр министрының икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гайнетдинов. Сүз Мәгариф сыйфаты тикшерү үзәгендә БДИ балларын канунсыз рәвештә арттыруга бәйле зур гауга куптарган җинаять эше турында бара. Моннан соң үзәкнең җитәкчесе һәм бүлек мөдире эшләреннән азат ителгән иде. БДИ вакытында тәртип бозуларны булдырмый калу өчен күзәтүчеләр саны 465 кешегә, ә БДИның вариантлары саны 700 гә хәтле җиткән.

Ринат Гайнетдинов шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү йортларында ришвәтчелекнең үсүенә игътибар итте. Үткән елны балалар бакчасы мөдире баланы кабул итү өчен әти-әнисеннән 25 мең сум акча сораган. Иң күп ришвәтчелек очраклары Казан Дәүләт Энергетика һәм Казан Авиация Университетларында теркәлә.

Ришвәтчелек – социаль җитешсезлекләргә бәйле иң җитди проблема. Намус белән яшәү һәр кешегә уңайлы һәм файдалы булырга тиеш.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG