Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән Европа Берлеге вәкилләре атом мәсьәләсен тикшерде


Иран белән Европа Берлеге вәкилләре Римда атом мәсьәләсен тикшергән сөйләшүләр эшлекле үтте, дип белдерде. Иран вәкиллеге җитәкчесе Сәет Җәлили әйтүенчә, Европа белән Иран арасында проблемалар буларак тикшерелүче мәсьәләләр, проблема булудан туктап кына калмыйча, ике яклы мөнәсәбәтләрне киләчәктә үстерү өчен мөмкинлекләр дә тудырачак.

Европа Берлеге җитәкчелеге вәкиле Хавьер Солана сөйләшүләрнең чираттагысы ноябрь ахырында үтәчәген раслады.

Шул ук вакытта Бөекбритания премьер-министры Гордон Браун Иранның атом программасы мәсьәләсендә катырак торырга кирәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG