Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар балалары нигә “Әкият”кә йөрми?


Курчак театры артистлары бүгенге көндә иртәгә куярга кушсалар, 28 әсәрне сәхнәгә чыгып уйный ала. Шулар арасыннан бары тик 8- е генә татар телендә икән. “Соңгы елларда татар теленә игътибар арткан кебек булса да, мәктәп укучыларының бик азы гына татарча сөйләшә белә”,- ди “Әкият”нең мөдире Роза Яппарова. “Булган татар мәктәпләре, татар гимназияләрен чын татар дип мин әйтә алмас идем. Анда да аерым сыйныфлар гына бар. Театрга килгәч ул күренеп тора. Алар үзара урысча сөйләшәләр. Чын татар сыйныфлары, гимназияләре Казанда җитенкерәми дип әйтер идем мин. Казанда 150- дән артык мәктәп бар. Аларның күбесе урыс телендә эшли. Шуңа күрә безнең урыс балаларына билетлар җитми дә. Гел аншлаглар белән эшлибез”,- ди Яппарова. “Әкият”тә татарча спектакльләр айга бер тапкыр гына куела. “Атна саен куеп караган идек, тамаша залы буш диярлек булды”,- ди җитәкчелек. Алай да аларның елына бер тапкыр барлык татарча спектакльлләр дә бер- бер артлы куелган вакытлары Тукай атналыгы бар. Татарча уйнаучы төркем айга бер тапкыр гына әсәр куеп тик ятмый. Алар Татарстан район һәм авыллары буйлап сәфәрдә. “Татар авылына да барып җитәргә тиеш без. Чөнки, ул республика театры. Авыл бик кечкенә булмаганда 30 балага да уйныйбыз без. Чөнки әле безнең хөкүмәттән дотация бар”,- ди театр мөдире. “Әкият”нең бөтен чыгымнарының 84 проценты республика җилкәсендә. Әгәр дә үзләрен- үзләре финансларга туры килсә, аларга бер билетны якынча 420 сумга сатарга туры килер иде. Бүгенге көндә билетлар 40- 50 сум тора. Ә спектакльлләргә мәктәпләрдән укучыларны алып килгәндә театр карау бер балага 60-65 сумга төшә. 30 сумы билет өчен булса, 35 сумын бала театрга китергәнгә һәм өйләренә кайтарганга автобуска түли.

Бүгенге көндә Русия күләмендә мәдәният оешмаларын, театрларны коммерциясез автоном оешма итеп үзгәртү сәясәте бара. Аның нигезендә үзеңне үзең яшәтү дигән әйбер ята. “Миңа калса, мин аңарга каршы. Балалар театры берничек тә автном оешма буларак яши алмый. Балалар гаиләләрдә улкадәр бай яшәмиләр. Шүңа күрә балалар театрында билетлар беркайчан да кыйммәт булырга тиеш түгел”,- ди Роза Яппарова.

Инде театрның яңа бинасына килгән вакытта бүгенге көндә төзелеш хисаплаулары ахырына якынлашып килә. “Әкият” артистлары 1753 елда салынган чиркәү бинасыннан күчү дә әллә ни озакка сузылмас бәлки, яңа бина театрның 75 еллыгына ук ачылыр дип өмет итә. Яңа урында “Туган авыл” күңел ачу үзәге янында башланачак эшләр өчен быел 5 миллион сум бирелгән инде. Җир мәсьәлсе дә хәл ителгән дияргә була. Киләсе елга 200 миллион сум каралаган. Ә бу проект 950 миллионга төшәчәк. “Курчаклар аллеясы булырга тиеш. Ерактан ук Татар дәүләт курчак театры икәнлеге беленеп торырга тиеш. Халкыбызның милли геройлары белән ул бизәлергә тиеш. Кайда Шүрәле, кайда Камыр батыр, кайда Алып батыр булуы турында без сөйләшкән идек”,- ди театр мөдире.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG