Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:42

“Безнең гәҗит”нең 24 үктәбер санына күзәтү


“Безнең гәҗит” бу санында рухи, әхлакый, социаль, гаилә темаларына теләсә кемне җәлеп итәрлек мәкаләргә мул урын бирелгән. Күзәтүне газетаның уртасыннан башларга булдым. “Ахырзаман галәмәтләре” дигән рубрика астында Наил Вахитовның “Төрмә юлы тап-такыр” дигән язмасы басылган. Бу мәкаләдә Түбән Камадагы 4 нче төзәтү коллониясендә эшләгән Илнур Шалафаевның милиционер статусыннан төрмәгә дә утыручыга әйләнү тарихы сөйләнгән. Шулай итеп кичә генә төрмә саклаучысы бүген үзе ришвәтче һәм жуликлык юлына баскач, үзе җинаятьчегә әйләнеп, иректән мәхрүм ителә. Шулай ук “Безнең гәзит”тә “Күңелле дәрес” сәхифәсендә мавыктыргыч язмалар, табышмаклар, бакчачы һәм пешекчк киңәшләре дә урын алган. Иманга юл сәхифәсендә Әлмәттә яшәүче Рабига Яруллинаның Ютазы районыннан Зәйнүтә Абрарованың Иман юлына баскан кешеләрнең рухи чистаруы турында язмасы урын алган. Шулай ук “Күрәзәчегә барма, башыңа балә алма” дигән сәхифә астындагы 3 мәкалә укучыларга фәһем бирерлек. Ләйсәнә Сәдретдинова Омски өлкәсенә барып Себер татарлары белән танышып кайтуы турында язма тәкъдим итә. “Туй күлмәген кигәнем юк”, “Бушлай вахишәләр”, “Бәхетле күгәрченнәр” язмалары укучыларда кызыксыну уятырлык.

Ә менә “Безнең гәзит”нең беренче битләре гадәттәгечә сәяси һәм хокукый мәсьәләргә багышлана. Комунаистлар җитәкчесе Зюганов та Путин кебек үк ил белән сөйләшмәкче икән. Һәм Кытайны комунистик ил булуы турында язмалар, Татарстанда бәяләр артуы вакытлыча туктатылуы турында мәгълүмат бар. Гадел Галәметдиннең Жириновскийның Казанда булып китүе турында язмасы һәм Башкорт ыруларының Русиягә кушылу турында Кәрим Яушев мәкаләсе дә актуаль эчтәлекле. Азатлык радиосында яңгыраган сәяси һәм социаль язмалардан Римзил Вәлинең “Алдаучылар һәм алданучылар” мәклаәсе, Ландыш Гөбәйдуллинаның “Казанда фатирга түләү кыйммәтме?” язмасы газетада урын алган. Алар хәзерге чорның иң кискен темасы булган торак проблемасына багышлана. 30 үктәбер сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан да Безнең гәзиттә мәкалә басылган. “Гөнаһсыз корбаннар шәүләсе” дигән мәкалә Азатлык радиосында яңгыраган бер сөйләшүгә нигезләнеп басылган. Мәкалә авторы Элмира Газизованың Тукай бүләге иясе Рабит Батулла белән Сталин репрессиясе корбаннары булган татар зыялылары, әдәбият, фән эшлеклеләренең фаҗигасы турында әңгәмәсе басылган.

Гөлназ Шәйхетдинова

XS
SM
MD
LG