Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклаучылар М. Ходорковский белән П. Лебедевны азат итәргә чакыра


Русия кеше хокукларын яклаучылар “ЮКОС”ның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевны вакытыннан алда азат итәргә чакыра.

Ходорковскийны кулга алуга 4 ел тулуга туры китереп әзерләнгән белдерүне утыздан артык кеше имзалаган. Алар арасында Мәскәү Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева белән «Кеше хокуклары өчен» хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев та бар.

Әлеге мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр фикеренчә, Ходорковский белән Лебедевны һәм “ЮКОС” эшенә бәйле кулга алынган башка кешеләрне иреккә чыгару Владимир Путинның президентлык мөддәте тәмамлануын истә калырлык итәр иде.
XS
SM
MD
LG