Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Укртатнафта”ның күзәтү шурасы рәисе Шәфәгать Тәхәветдинов ширкәтнең тулы хокуклы җитәкчесе итеп Сергей Глушконы гына танырга куша


“Укртатнафта” ширкәте тирәсендәге ыгы-зыгыга, ачыклыклар кертелә башлады. Чәршәмбе бу ширкәтнең күзәтү шурасы рәисе Шәфәгать Тәхәветдинов әлеге мәсьәләгә карата мөрәҗәгать белән чыкты. Биредә Укртатнафтага рейдер хөҗүме оештырган , ширкәтнең элеке башлыгы Овчаренконың гамәлләре канунны боза, ул нигезләнгән Кременчуг шәһәре мәхкәмәсе карарлары да бик шикле. “Укртатнафта” бу мәхкәма эшләрендә җавап бирүче буларак катнашырга тиеш булса да, бу мәсьәләдән читтә кала диелә. 2004 елда Овчиенконы эшеннән алып аның урынына Глушконы кую ширкәтнең акционерлар җыелышында хәл ителеп, Украинаның Югары мәхкәмәсе тарафыннан раслана. Мөрәҗәгаттә, “Укрататнафтаның” күзәтү шурасы бүгенге көндә ширкәтнең тулы хокуклы җитәкчесе итеп Сергей Глушконы гына танырга куша. Аның бу вакыйгага хәтлек, вакыйгадан соң булган барлык карарлары да бүген тулы көчендә кала.

Хоҗүм оештырган Овчаренконың 19 октябрьдән кабул ителгән карарларын, башка оешмалар белән төзегән килешүләре, һәм ул кул куйган бер генә эшлекле кагәзьләр дә исә, шура әгъзалары тарафыннан дөрес түгел дип табыла. “Овчаренко әфәнде бәхәсләр барышында үзен алданган корбан итеп күрсәтергә тырышса да, аның үткәненә күз салыйк. 2004 елда “Укртатнафта” җитәкчелегеннән алынганда ул ширкәтнең 17 миллиард доллар акчасын үз карамагындагы “Нафтатрейд” ширкәте карамагына күчергән. Әле бүген дә бу акчаларның 10 миллион доллары кире кайтарылмаган” диелә бу мөрәҗәгаттә.

Бүгенге көндә рейдерлар хоҗүме оештыручыларга җинаять эше кузгалтылган. Шушы көннәрдә җирле матбугатны күзәтеп барсаң, биредә җитәкчелекнең бу мәсьәләгә карата төрле фикерләрен күрергә була. Сишәмбе президент Минтимер Шәймиев, үзенең беренче рәсми лекциясендә Украинада барган бу хәлләргә мондый мөнәсәбәт белдерде.

Сез күрәсез Украина ничек безнең милекне тартып ала. Кораллы егетләр алып килделәр дә, рейдер хоҗүме оештырдылар. Менә сезгә барлык Украина демократиясе. Моннан соң кызыл, зәңгәр, куе сары ничек кенә атасагыз да була. Демократик илдә милеккә хоҗүм булырга мөмкин түгел, әле акцияләр бездә була торып.

XS
SM
MD
LG