Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда концерт сезонын Габделфәт Сафин ачып җибәрде


Миллионлы халкы булган Самарда татарлар укмашыбрак яшәгән бистәләр бар, ә менә шәһәрнең үзәгендә урнашкан офицерлар йорты тирәсендә безнең милләт берән - сәрән көн яшәп ята. Мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы буш урыннары белән күзгә ташланды. Шуңа да карамастан, Габделфәт төркеме сәхнәне “кызу таба” халәтендә тотып сикерделәр, мәтәлчек кылдылар, ут сиптеләр, төтен агыздылар, ерылган чалбар балакларын җилфердәтә - җилфердәтә, корсак майлары белән мактанып, көндекләренең барлыгын белгертеп, тамашачыны куандырдылар. Концерт программасында бердәнбер а`cаpella номеры – халкыбызның атаклы, мәшһүр җыры “Гөлҗамал”га багышланган иде. Җыры да матур, кызы да чибәр, калфагы да сокланырлык, ә менә озын, затлы күлмәгенең алны ерык булуы һич кенә дә образны тулысынча кабул итәргә ирек бирмәде, аптырагач, җырны әрәм итмәс өчен күземне йомып тыңладым. Күрәсең, сөлектәй кызның муеныннан башланган аякларын күрсәтер өчен сәхнәгә үзен шорттан чыгарганнар. Сәхнәдә кием культурасы турында авыз да ачып булмый. Күрәсең, тиздән без татар эстрадасында плавкидан җырлауларны көтәргә каладыр. Әлбәттә, киенү стиле, кием- салым, тәндәге ачыклык үзеннән – үзе иркен хәрәкәткә юл ача, йөгәнсезлеккә фатиха бирә.

Шулай да минем иң курыкканым, Габделфәтнең Басковча ертык джинсыдан чыкмаса, ярар иде дип утыруым булды. Аллага шөкер! Сүтелгән, чишенгән, таркалганнар арасында әлегә Габделфәтебез “кияү егете”! Зәвыклы киенә дә белә, үз- үзен тотышы да һөнәрмәнд балерончыларча, көен дә, моңын да, хәрәкәтен дә зыялы шәхесләр биеклегендә саклап кала белә. Тик менә үз шәхесенең камиллеге турында уйлаган Габделфәттән без күбрәк нәрсә таләп итә алабыз? Үз төркемеңә үзең хуҗа була белергә дә!

Без бик еш йә русларны, йә Европаны, йә Американы сүгәбез. Имештер, безнең халыкны бозалар. Юк, туганнар! Без үзебезне үзебез бозабыз. Халыкка әхлакый юнәлештә үрнәк булырга тиешле затларыбыз үзләре үк затсызлыкны пропагандалаучыларга әйләнәләр.

Без Казанга мөкиббән! Казан тарафларыннан күпне көтәбез дә. Хөрмәтле вә сөекле артистларыбыз! Лаек булыгыз бу исемгә.

Мин һичкенә дә сәхнәдә җитез хәрәкәтләргә каршы кеше түгел. Төркемдә Ринат Хайруллинга ничек сүз тидерәсең? Профессионал. Сәхнәдә ут чыгара. Афәриннан башка бер сүз дә юк. Ә Габделфәтнең дуэты?! Искитмәле. Чын опера фрагменты!

Концертның икенче бүлегендә сценарий барлыгы сизелде, һәм, шуңа да, отышлы кабул да ителде.

Халкыбызның яраткан җырчысы Габделфәт Сафинның иҗатына хөрмәтебез чиксез. Яратабыз. Ләкин бу безнең бу олуг артистыбызга таләпчәнлегебезне киметми, әле арттыра да. Канатлы моңга ия булган Габделфәт Сафин канатлы хисләр тудырачагына ошанып яратуыбыздан баш тартмыйбыз.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG