Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньядагы иң зур очкыч беренче очышын уңышлы үтәде


Дөньядагы кеше йөртүче иң зур очкыч – А-380 аэробусы Сингапур-Сидней арасында үзенең беренче очышын тәмамлады. Очкычта 455 юлчы һәм экипажның 30 әгъзасы булды.

Кайбер юлчылар бу сәяхәткә билетларны, меңнәрчә доллар түләп, хәйрия аукционында сатып алды.

Европаның “Эйрбас” ширкәте тарафыннан җитештерелгән А-380 очкычы берьюлы 850 юлчыны сыйдыра ала.
XS
SM
MD
LG