Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Бөекбритания-Әфганстан сөйләшүләре үтте


Лондонда Бөекбритания-Әфганстан сөйләшүләре үтте. Берлектә оештырылган матбугат очрашуында Британия премьер-министры Гордон Браун Әфганстанны аякка бастыру эшендә халыкара тырышлыкларны арттырырга кирәклеген ассызыклады.

“Якын айларда Әфганстанны торгызуда – мәктәпләр, хастаханәләр төзүдә, икътисадны, авыл хуҗалыгын үстерүдә тырышлыкларны берләштерүдә күбрәк аңлашып эшләү булыр дип ышанам”, - диде Гордон Браун. Әфганстан җитәкчесе Хәмид Карзай да илдә шактый эшләр башкарылуын билгеләде. “Дөнья җәмәгатьчелеге ярдәме белән, Әфганстан инде меңнәрчә чакрым юллар төзеде, милли армияне, полицияне яңадан булдыра. Хәзер, Бөекбритания ярдәме белән, ил авыл хуҗалыгы районнарын үстерү программасын тормышка ашыра алачак”, - ди Хәмид Карзай.
XS
SM
MD
LG