Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Европа мәхкәмәсе Платон Лебедевны яклап чыкты


Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсе Платон Лебедевны, мәхкәмә карары булмауга да карамастан, 2004 елның 31 мартыннан 6 апреленә кадәр сак астында тотуны канунсыз дип тапты. Тикшерү барышында башка төрле хокукый кагыйдәләрне бозу да ачыкланган.

Шулай итеп Страссбург мәхкәмәсе Платон Лебедевның Русия хокук саклау оешмалары гамәлләренә карата дәгъваларын канәгатьләндерде.

“Менатеп” төркеме җитәкчеләренең берсе Платон Лебедев, финанс өлкәсендәге җинаятьләрдә гаепләнеп, 8 елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG