Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров исемендәге бүләккә Судан адвокаты лаек булды


Сахаров исемендәге бүләккә быел Судан адвокаты Салих Мәхмүд Осман лаек булды. Ул мәхкәмәләрдә даими төстә Суданда кеше хокуклары тупас бозылудан зыян күрүчеләр мәнфәгатьләрен яклый.

Кеше хокукларын яклаучылар өчен 1988 елда Европа парламенты тарафыннан булдырылган югары бүләк ел саен аерым кешеләргә һәм оешмаларга кеше хокукларын яклауга керткән зур өлешләре өчен тапшырыла.

Быелгы бу абруйлы бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында бер ел элек Мәскәүдә үтерелгән Русия журналисты Анна Политковская да бар иде.
XS
SM
MD
LG