Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар президентның телефонсыз йөрүен белделәр


24-25 октябрьдә Казанда узган 5 нче Татарстан республикасы студентлары конгрессы кысаларында Минтимер Шәймиев яшьләр белән очрашты. “Уникс” концертлар залында төрле уку йортлары студентлары Татарстан президентының чыгышын тыңладылар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар, аларга ярдәм итәргә тиешле министрлар белән таныштылар. Татарстан президентының студентлар, министрлар, җитәкчеләр, төрле уку йортлары ректорлары, проректорлары алдында бер сәгатькә якын сөйләгән җанлы чыгышыннан соң яшьләр тарафыннан бирелгән “Минтимер Шәрипович сезнең нинди маркалы телефон һәм анда нинди көй уйный?” -дигән сорау залдагыларны елмаерга мәҗбүр итте. - Минем җавабым юк, чөнки телефоным юк!- диде Шәймиев. Бу студентларның кәгазь битләренә язып биргән сорауларның берсе иде. 5 нче Республика президентына әйтелгән теләк-үтенечләр арасында чит илдән килгән егетләрнеке дә ишетелде. Көньяк Африканың Замби республикасыннан килеп укучы студент чит илдән килгән егет-кызларның теркәлү кәгазьләре Татарстанда рәсми рәвештә эшкә урнашырга мөмкинлек бирмәүне әйтте. Минтимер Шәймиев бу Африка егетен залда утырган Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәффәров белән таныштырды һәм бу проблеманы чишәргә сүз бирде. “Уникс”ка җыелган яшьләр президентка Казандагы студентлар хастаханәсенең башка хастаханәләрдән начар булуын да ишеттерделәр, бу очракта да республиканың сәламәтлек саклау министрына утырган урыныннан басарга туры килде.Минтимер Шәймиев башка мондый сорауларның кабатланмавын теләде. Татарстан президентының студентлар белән очрашуның нәкъ менә бу вакытта булуы ул сайлау алдыннан үткәрелгән чараларга охшый иде. Республика башлыгы яшьләр алдында сөйләгән чыгышында турыдан-туры сайлауларга килегез, дип чакырмаса да, декабрьдә ул вакыйганың буласын искә төшерде. Ул моны Мамадыш районына ясаган сәфәре белән бәйләде, анда бер авылның сыер саучыларының сайлау буласын бөтенләй белмәүләрен әйтте. Мондый хәлләр студентлар арасында да кабатланмасын өчен әйтте инде президент моны дип тыңладылар залдагылар. Шәймиев Татарстандагы студентлар лигасы җитәкчесе Марат Бухараевның сүзләрен дә шаяртуга борып, сайлаулар белән бәйләде. Татарстан студентларының 5 нче конгрессында республика президенты шул рәвешле яшьләр белән мөнәсәбәтен җайлады, үзенең чыгышында бер генә тапкыр да кәгазь битләре кулланмыйча сөйләде, залдагыларны үзенә каратып тотты. Ә студентларның җитәкчеләре үз чиратында республика җитәкчелеге алып барган эшләрне күтәреп алып, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен әйттеләр. Бу шул ук 2013 елгы универсиадага әзерлек эшләре, яшьләрнең сәяси мәйданда үз тавышлары булу да, республиканың эре сәнәгать оешмаларында яшь белгечләр артуда чагылачак икән. Очрашу гадәтәгече рус телендә барды, аз-маз гына руспублика башлыгыннан бер-ничә җирдә татарча кыска гына; - Мич башында ятып, Татарстан турында ник билмиләр икәндөньяда дип әйтү, ул үз-үзеңне хөрмәт итмәү. Шундый сүзләр ишетелеп алды алуын. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG