Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Русия белән НАТО арасында фикер аерымлыклары кала


Русия белән НАТО арасында ракеталарга каршы саклану мәсьәләсендә һәм Европада гадәти хәрби көчләр турында Килешү буенча фикер каршылыклары саклана.

Бу хакта, Голландиянең Нордвейк шәһәрендә үткән Русия-НАТО утырышыннан соң, Төньяк Атлантик берлекнең генераль секретаре Яап де Хооп Сһеффер белдерде. Ул шулай ук Русия гадәти хәрби көчләр турындагы килешүдән чыкмас, дигән ышанычын да әйтте. Ул килешүне быел июль аенда президент Владимир Путин имзалаган иде.

Русия саклану министры Анатолий Сердюков Америка Кушма Штатларының Европада ракета калканы программасы буенча тәкъдимнәре кабул ителерлек түгел, диде. Шулай да ул бу мәсьәләдә сөйләшүләрдә алга китеш булу ихтималлыгын да кире какмады.

XS
SM
MD
LG