Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

Лиссабонда “Европа Берлеге-Русия” киңәшмәсе үтте


Лиссабонда “Европа Берлеге-Русия” киңәшмәсе тәмамланды. Анда Русия президенты Владимир Путин да катнашты.

Күзәтүчеләр, энергетик иминлек, сәүдә һәм кеше хокуклары мәсьәләләрендә фикер каршылыклары сәбәпле, сөйләшүләр җиңел булмаячак, дип фаразлаган иде.

Әлеге киңәшмә алдыннан “Халыкара амнистия” һәм “Һьюмэн райтс уотч” кеше хокукларын яклау оешмалары Европа Берлеге җитәкчеләрен Русиядә кеше хокукларына бәйле вәзгыятьнең начараюы һәм илнең демократиядән читләшүе мәсьәләсен күтәрергә чакырды.

XS
SM
MD
LG