Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Хәмид Карзай АКШ һава көчләре һөҗүмнәрен киметергә чакыра


Әфганстан президенты Хәмид Карзай АКШ һава көчләре һөҗүмнәрен киметергә чакыра. Талибан сугышчылары ныгытмаларына шундый һөҗүмнәр тыныч халык арасында да күп корбаннарга китерә, дип белдерде ул.

Америка Кушма Штатлары телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Хәмид Карзай, әлбәттә, әфганлылар хәрби хәрәкәтләр барышында хаталар китүен аңлый, диде. Әмма аның фикеренчә, Америка Кушма Штатлары һавадан һөҗүмнәргә алмашка башка төрле ысулларны куллана алыр иде.

XS
SM
MD
LG