Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеген ныгыта


ЮНЕСКО һәр ел саен дөньяның төрле шәһәрләре арасында Китап башкаласы бәйгесе үткәрә. Казан беренче тапкыр Турин шәһәре җиңгән вакытта бу бәйгедә катнашкан иде. Ә инде соңгы нәтиҗәләр ясалганда, Бәйрут дөньяның Китап башкаласы исемен алганда, бәяләүче төркем Казанның да бу исемне алырга бөтен мөмкинлекләре булу турында әйткән. “Шундый исем алыр өчен нигез булганны исбатладылар. Без бу эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм мин. Чөнки татарның беренче китабы басылуга да берничә гасыр үткән. Бүгенге китап нәшер итү буенча да тәҗрибә бар. Быел булмаса, Алла бирса, бүтән елны уңарбыз дип ышанам”,- ди хөкүмәт башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева.

Татарстан ЮНЕСКО гамәлләренә ныклап кушылырга җыена. Эшне җанландырып җибәрү өчен 26 үктәбердә Татарстанның ЮНЕСКО эшләре комиссиясе беренче оештыру утырышын үткәрде. Аңа Зилә Вәлиева җитәкчелек итә. Моңа кадәр республикада фән һәм мәгариф министрлыгы каршында ЮНЕСКОның әлеге тармак буенча комиссиясе эшләгән иде. Кайбер югары уку йортларында ЮНЕСКО кафедралары да булдырылган. Эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү татар институтының бу өлкәдә тәҗрибәсе игътибарга лаек.

ЮНЕСКО эшләре комиссиясе берләшкәннән соң үткән соңгы утырыш вакытында өч тармакта эшне җәелдерергә уйлый. Беренчесе фән, мәгариф, яшьләр һәм студентлар тармагы. Икенчесе туризмны үстерү һәм мәдәни мирасны саклау, ә өченче тармак Татарстан халыклары телләрен һәм мәдәниятын саклау белән шөгыльлләнәчәк. Соңгы тармакның, мәдәният министры әйтүенчә, иң зур максатларыннан берсе татар телен дөньяви тел итү. “Тел саклау мәсьәләләре буенча ЮНЕСКОның үзенең карарлары бар. Дөньяви телләр арасына татар теле дә керергә тиеш дип мин уйлыйм. Шундый максат белән бер программада катнашабыз”.

Татарстанда ЮНЕСКО канаты астында бер тарихи мирас бар инде. Ул Казан кирмәне. “Без тагын ике корылманы кертергә тырышабыз. Болгар белән Свияжскины”,- ди Зилә Вәлиева. Алар инде менә берничә ел үзләренә чират җиткәнне көтә. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны да ЮНЕСКОның рухый мирас исемлегенә кертү өчен эшне дәвам итәчәкләр. Аннан да кала ЮНЕСКОның юбилейлар исемлегенә Татарстанның үз тәкъдимнәре булачак. Озакламый Тукайның тууына 125 ел тула. Шуңа күрә шагыйрь тәкъдим ителәсе исемлекнең башында булачак. 2008 ел Гаилә елы дип игълан ителгәнгә күрә Татарстанның ЮНЕСКО эшләре комиссиясе бу юнәлештә дә җитди эшләр башкарырга җыена. Әлеге комиссия вәкилләре белдерүенчә, Татарстан әлегә Идел буе төбәгендә ЮНЕСКО белән кулга- кул тотынып иң яхшы эшли торган урын булып кала.

Казанның 1000 еллыгын үткәрү өчен әзерлек эшләре барганда 2003 елның июнь башында бу халыкара оешманың генераль директоры Коитиро Мацурра килгән иде. Ул вакытта Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашканда ике ара мәдәни хезмәттәшлек турында Коммюнике дә имзаланды. Нәкъ шушы очрашуда Шәймиев рухый мирас буларак Сабантуйны һәм тарихи- мәдәни истәлек буларак Болгар белән Свияжскины ЮНЕСКО канаты астына тәкъдим иткән иде. Аннан соң хәйран гына вакыт үтүгә һәм бу тәкъдимнәрне тормышка ашыруда кайбер киртәләр барлыкка килүгә карамастан Татарстан туктап калырга җыенмый күрәсең.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG