Accessibility links

Чаллы курчаклары татарча аз сөйләшә


Курчак театрының 20 еллык эшчәнлегендә татар спектакльләре нинди урын тоткан? Шушы милли иамашаларның, биредә эшләүче артистларның, җитәкчеләрнең татар балалары белән элемтәсе нинди? Кечкенә юбилей алдыннан “Азатлык” хәбәрчесе Чаллының мәдәният идарәсендә, театрның үзендә булып, шушы сорауларга ачыклык кертергә омтылды. Мәдәният идарәсе баш белгече З. Минһаҗева театрның татар бүлеге эшчәнлегенә мондый бәя бирде:

- Татар турппасы бар диптә, юк дип тә әйтеп бетереп булмый. Заманында ТИҮ яхшы эшләгәндә, яхшы спектакльләр күрсәтелә иде. Хәзер татар театрын куярлык артистларыбыз да, режиссер да юк диярлек. Шулай да татар спектакльләре бөтенләй куелмый, дип әйтеп булмый. Репертуарда “Елан патша”, “Авыл эте Акбай”, “Әбием сандыгы” һ.б. спектакльләр бар. Алар сирәк куела. Сәбәбе – татар тамашачысының аз булуындадыр. Театрда татар бүлеген бетерү ярамый. Балаларда беренче булып курчак театры сәнгатькә юл ала.

Театрның чын-чынлап татарча эшләп китүенә нәрсә җитми, ни комачаулый? Татар директоры Зөһрә Митрофанова: - Аерым татар труппасы булдыруга ихтыяҗ юк, дип саныйм. Мәсәлән, Башкортостанда, Чуашстанда, Мари-Элда бер труппа һәм ул ике телдә тамаша күрсәтә.

Артистлар Дилүс һәм Минзария:

- Татар балалары бездә күп, ләкин, йөрмиләр. Кызганыч, шуңа татарча спектакльләрне аз куябыз.

- Дөресен әйткәндә, туган телне оныта башладык. Үзем авылдагы татар бетердем. Ана еле миңа бик якын. Элек уйный идек татарча спектакль, күңелгә рәхәт була иде, ә хәзер бер-икене куябыз да, тамашачы юк, диләр. Шул спектакльне урысчага тәрҗемә итеп күрсәтә башлыйбыз. Милләт бетә дип әйтимме, бик кызганыч...

Театрның администраторы З. Мөхәммәтханова татар мәктәбендә укучы бала белән элемтәнең начар булуын берничә сәбәп белән аңлата, беренчедән, укытучылар әйтүе буенча, татар балалары татарча спектакльне аңлап бетермиләр, икечедән, әти-әниләренең акчалары юк икән. Өченчедән, балаларны тегендә-монда алып барганда, укытучы җавап бирә, диләр.

Бүген Чаллы курчак театрында 7 артист. Шуларның 4се татарлар. Узган ел биредән 2 татар кешесе күбрәк акча түли торган эшкә киткән. Хәзер дә китәргә теләүчеләр бар, ләкин алар әле сәнгать мәхәббәтләрен югалтмаганнар. Торыр урын бирә алсак, безгә килергә теләүче артистлар күп,- ди театр директоры З. Митрофанова.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG