Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:59

Әнкарада Төркия белән Гыйрак җитәкчеләре сөйләшүләре үтә


Гыйрак вәкиллеге Әнкарада Төркия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар үткәрә. Сөйләшүләрнең максаты булып Төркияне Гыйракның төньягындагы көрд сугышчыларына каршы хәрби хәрәкәтләр башламаска үгетләү тора.

Гыйрак Саклану министрлыгы вәкиле сүзләренчә, сөйләшүләр уңай нәтиҗәләр бирә.

Шул ук вакытта Төркия боралаклары һәм бронетехника Гыйрак чигенә яңадан-яңа хәрби бүлекләрне китерә. Анда хәзер үк инде Төркиянең 100 меңгә якын гаскәрие тупланган.

Шулай да Әнкара бу низагны тыныч юллар белән хәл итүгә өметен дә белдерә.

XS
SM
MD
LG