Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00

Әфганстанның көньягында 80 Талибан сугышчысы үтерелде


Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре көньяктагы Һелманд виләятендәге атышларда 80-ләп Талибан сугышчысын үтерүен белдерә. Коалиция әйтүенчә, шимбә көнне Муса Кала янындагы атышлар 6 сәгать дәвам иткән. Атышлар Талибан сугышчылары АКШ-Әфган кизүенә ракеталар һәм башка утлы корал белән һөҗүм иткәннән соң башланды диелә. Шуннан соң коалиция ярдәмгә һава көчләрен чакырган һәм нәтиҗәдә Талибан күп югалтуларга дучар булган. Коалиция бу бәрелешләрдә тыныч халык арасында корбаннар булуы хәбәр ителмәде ди.

XS
SM
MD
LG