Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Сембердә “тыелган” автор белән әңгәмә



Сембердә чыккан экстремистик язмаларга карата мәхкәмә июльдә булган иде. Күптән түгел “Российская газета“да тыелган басмалар исемлеге бирелде. Киров һәм Әстерхан өлкәләренеке белән рәттән , анда “сембернекеләр” дә кертелгән иде. Шуларның берсе, Сембердә “тыелган” автор Владимир Вострягов белән очрашып сөйләшергә туры килде. Әңгәмә “Мондый гамәлгә нәрсә этәргеч бирде соң?” – дигән сораудан башланды.

- Рәсәй җирлегендә элек-электән 174 халык яши. Конституция буенча, бары тик 23 кенә булып чыга. Хәтта урыс халкы да алар рәтенә кертелмәгән. Юридик яктан мираж кебек килеп чыга. Һәр гаиләнең башлыгы булырга тиеш, шулай ук халыкның да. Минтимер Шәймиев, мәсәлән, татар гаиләсе башлыгы.

- Ә урысларныкы Путин бар бит…

- Юк, ул яһүд. Минем урыс халкым белән башка милләт кешесе идарә итә. Ярый, ул идарә итсә итсен, ләкин миннән ризалык алып. Ягъни урыс халкы аны расларга тиеш.

- Аны сайладылар бит…

- Кем? Аны бит территориаль берәмлеге булган 23 халык кына сайлады. Калган 150 халык Конституция буенча бөтенләй юк та. Димәк, алар Путинны сайламадылар да.

- Бервакытта да демократияне күрмәгән халык ничек сайласын инде?

- Ничек бервакытта да?

- Лермонтов әйтүенчә, коллар иле, хуҗалар иле бит бу.

- Ну ярый, ди. Пушкин, Лермонов вакытлары – элек иде. Мин бары тик урыс халкының рәсми рәвештә халык исеменә лаек булмавы турында гына… Әлеге Коституциянең 65-матдәсендә урыс халкы искә алынмаган, анда бары тик 23 кенә халык. Урыска да җир бүлеп бирелсен һәм аның аерым республикасы булсын, аңа да үз статусы һәм статуты кирәк.

- Әллә инде Сез урыс халкы тел һәм мәдәният ягыннан кимсетелгән дип уйлыйсызмы?

- Урысларның бөтенләй хокуклары юк. Менә минем нинди хокукым бар? Эшкә дә алмыйлар!

- Менә Сез Урыс дәүләте кирәк, дисез, ә үзегез Совет паспортын йөртәсез, Россиянекен алырга да теләмисез.

- Чөнки Совет паспортында минем милләтем күрсәтелгән. Милләт – изге нәрсә, гаиләләр гаиләсе ул. Констуциядән урыс исемен алып ыргытырга ярамый.

- Ярый, Сезгә ни җитмәгәнен аңлап бетерә алмыйм мин. Сезнең тыелган язмаларыгызга кайтыйк әле. Цензорларга нәрсә ошамаган икән соң?

- Анда яһүдләр турында күп сүз булганыдыр. Нәкъ алар урыс халкын шушы хәлгә төшерделәр бит.

- Ә алар турында нинди начар сүзләр ычкындырдыгыз?

- Мин бары тик Иисус Христос сүзләрен генә кабатладым. Ул бит яһүдләрне ”шайтан балалары” дип атаган. Шул ошамагандыр инде.

- Сезнең бит 8 басмагыз чыккан. Калганнарында нәрсә ошамаган инде тагын?

- Шул гына: урыс халкының да Россия составында булуын таләп итүем.

- Аерым республика хәлендәме?

- Аерым түгел – анык билгеләнгән республика сыйфатында. Татар, чуаш, мари республикалары кебек үк.

- Ләкин ул вакытта урыс республикасы, мәсәлән, башкортныкы белән тиң була ала. Монысы бөек урыс халкын кимсетмәсме соң?

- Монда бернинди дә кимсетү юк. Тигез шартлар кирәк.

- Алайса, башка бер сорау да туа бит әле. Сез татар-мангул золымы дигән терминны ничек аңлыйсыз?

- Булмаган нәрсә ул. Менә Путин исеменә урыс тарихына карата язылган протест хатыннан бер өзек: “Романовлар вакытында уйлап чыгарылган әкиятне тәкърарлауга чик куегыз, ул бары тик Рәсәй халыкларын капма-каршы кую өчен генә уйлап чыгарылган ялган”.

- Ярар, сүз җебенә кайтыйк әле. Артабан үз мәнфәгатьләрегезне яклау өчен нинди чаралар күрергә уйлыйсыз?

- Июнь аенда интернет аша НАТОга, АКШ президенты Бушка, ОБЕСка һәм Кеше хокуклары буенча Страсбург мәхкәмәсенә мәгълүмәтләр җибәргән идем. Иң кызыгы: көтмәгәндә Страсбургтан миңа хат килеп төште. Миңа гариза язар өчен документлар тупланмасы җибәргәннәр. Мине канунсыз хөкем итүләре һәм урыс халкының коллыкка төшерелүе турында өстәмә мәгълүматләр сораганнар.

- Ә колбиләүче дигәне кем инде?

- Колбиләүчеме? Дәүләт инде! Ә аның үзенең кем идарәсе астында икәне мин белмим.

Владимир Востряков белән әңгәмә ахырында сүзгә хокук саклаучылар оешмасы вәкиле Мөнир Насыйров та кушылды:

- Володяны халыклар арасында ызгыш тудыруда гаепләү буенча суд 2 ай барды. Шунда мин дә пикетка бастым. Ике шигарем бар иде: “Прокуратура, нишләп Вотряговны урлап психбольницага алып киттегез, ә Жириновкийны – юк?!” “Прокуратура, нилектән Востряговка – суд, ә Жириновскийга – дәүләт бүләкләре?”

Востряговны, чынлап та, машинага урлап утыртып психлар йортына алып киткәннәр бит. Ә психбольницага тикшерергә бары тик суд карары нигезендә генә алып бару мөмкин.

Ул гына да түгел: УБОП аны кулга алыр өчен махсус провокация дә ясады. Ниндидер “үз” кешеләре, аңа килеп, “Сезнең китапларыгыз ошый, шуңа ярдәм итәбез”, - дип акча бирәләр. Вострягов, аларга ышанып, шул акчаны алганда, аны тоткарлыйлар. Мондый алым наркотиклар сатучыларны тотар өчен генә кулланыла иде. Ә бу юлы диссидентка карата да шундый чара кулланылды” – диде Мөнир Насыйров.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG