Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Гыйракта дистәләрчә кеше интиһарчы һөҗүме корбаны булды


Гыйракның Баакуба шәһәрендә булган шартлауда ким дигәндә 22 кеше һәлак булды һәм 15-е яраланды. Хакимиятләр хәбәренә күрә, бер интиһарчы яңа гына хезмәткә керешкән полиция хезмәткәрләре җыелышып торган урында бомба шартлата. Полиция хезмәткәрләре күнекмәләр үтә торган махсус урынга керергә рөхсәт көтеп торган була.

Әлеге һөҗүмне, элегрәк тә полиция хезмәткәрләренә һәм армия гаскәриләренә әледән-әле хөсетлек кылып торучы “Әл-Каида” оештыргандыр, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG